Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм Куба дистәләрчә еллардан соң югары дәрәҗәдә очрашу үткәрде


Джон Керри (у) һәм Бруно Родрегис
Джон Керри (у) һәм Бруно Родрегис

Ике илнең тышкы сәясәт җитәкчеләре Панамада сөйләшүләр үткәрде. Алар Панамага Американ саммитында очрашу өчен килде.

АКШ Дәүләт секретаре һәм Кубаның тышкы эшләр министры Панамада очрашу үткәрде. Әлеге югары дәрәҗәдә очрашу ярты гасыр эчендә беренче тапкыр булды.

Джон Керри һәм Бруно Родрегис очрашуы ябык ишекләр артында үтте. АКШ делегациясендәге чыганак Керри һәм Родрегисның алга таба аңлашылмаучынлакларны бетерү өстендә эшләргә килештеләр дип әйтте.

Саммитта катнашачак АКШ президенты Барак Обама террорга каршы көрәшкә ярдәм итүче илләр исемлегендә Куба мәсьәләсен Дәүләт департаментының тикшереп бетергәнлеген белдерде. Обама әйтүенчә, Кубаның әлеге исемлектә булу-булмавын якын арада хәл ителәчәк.

Обама Куба лидеры Рауль Кастро белән Панамада рәсми сөйләшүләр планлаштырылмый, әмма Ак йорт алар самитта очрашачаклар ди.

Американ саммиты дистәләрчә еллар дошманлыктан соң АКШ белән Кубаның элемтәләр урнаштыру юллары эзләгән вакытка туры килә.

XS
SM
MD
LG