Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы яңа мәчеткә “Мәдинә” исеме бирелде


Уфада җомга көнне тагын бер яңа мәчет үз ишекләрен ачты. Берничә йөз кешене сыйдырырлык бу гыйбадәтханә “Мәдинә” исемен йөртәчәк.

Калинин районының Инорс бистәсендә 100 меңнән артык кеше яши. Яртысы диярлек татарлар, башкортлар һәм мөселман өммәтеннән булган башка милләтләр вәкилләре. Моңа кадәр бистәдә бер мәчет тә юк иде. Әлеге ихтыяҗны канәгатьләндерүгә милләттәшләребез үз өлешен кертте. Аеруча зур төзелеш оешмасы җитәкчесе Айрат Юлмөхәмәтовка рәхмәтле төбәк халкы.

"Мәдинә" мәчете
"Мәдинә" мәчете

“Мәдинә” исемен алган мәчетне ачу бәйрәме йөзләрчә мөэмин-мөселманны җыйды. Әле манаралары да куелып өлгермәгән мәчеткә һәммә кеше куана. Моңа кадәр яшәгән урыннарыннан дини гыйбадәтләргә еракка йөргән өлкән яшьтәге абый-апалар өчен бигрәк тә уңайлы хәзер. Динебез исламга байтак еллар элек үк килгән Нәҗибә Салихова әйтүенчә, бу мәчетне дин кардәшләр күптән көткән. “Әтием Гаделгәрәй дә мулла иде, - ди Нәҗибә ханым. - Безне дә дингә хөрмәттә тәрбияләде. Биш вакыт намазымны укыйм. Гарәпчә язуны да өйрәндем. Хәзер үзем яшәгән йортка якын булган бу мәчеткә еш йөриячәкмен”.

Җомга вәгазе
Җомга вәгазе

Минирә апа Халитова да шушы Инорс бистәсендә яши. Лаеклы ялга чыкканчы ук дин белән кызыксына башлаган. Ике ел дин сабакларына йөреп, күп нәрсәгә өйрәнгән. Биш вакыт намазын калдырмый. “Гаиләбез белән динебезне хөрмәт итәбез. Мәчеткә балаларым, оныкларым белән йөрим”, ди Минирә апа.

Тантана баш мөфти, шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның вәгазе белән башланды. Республикада меңнән артык мәчет булуын әйтеп, монысының ишекләре дә һәрчак ачык булуын тели ул.

Тимур Салихов
Тимур Салихов

Мәчеткә имам-хатип итеп Тимур хәзрәт Салиховны сайлаганнар. Уфадагы Ислам университетын тәмамлаган ул. Тимур хәзрәт тумышы белән Гафури районындагы данлыклы татар авылы Җилем Караннан икән. Халык шагыйре Мәҗит Гафуриның авылдашы белән чиксез горурлана. Ә инде мәчеткә мөмкин кадәр күбрәк яшьләрне дә җәлеп итәргә өметләнүен әйтә ул.

Бәйрәм чарасы мәчет эчендә дәвам итте. Бергәләп намаз уку, ислам нигезләрен өйрәнү, вәгазьләр тыңлау өчен бөтен мөмкинлекләр бар биредә. Тантанага килүчеләр өчен мәчет ишегалдында берничә казанда хуш исле пылау да әзерләнде.

XS
SM
MD
LG