Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Җәмәгать пулатыннан бернинди дә файда юк"


Рәшит Сафин
Рәшит Сафин

Эшмәкәр Рәшит Сафин Татарстан Җәмәгать пулатында проблемнар хәл ителми, киресенчә, көрчеккә терәлә дип саный. Ул эшмәкәрлекнең алга китешенә беренче чиратта коррупция, әшнәлек комачаулый дигән фикердә.

Эшмәкәр Рәшит Сафин Татарстан Җәмәгать пулатының эшмәкәрлек үсеше өчен җаваплы эшче төркеменнән китүен белдертеп мөрәҗәгать язган. Рәшит әфәнде белән моның сәбәпләре турында сөйләштек.

– Эшмәкәрлек үсеше бик мөһим мәсьәлә. Ни өчен сез мондый мөһим вакытта әлеге эшче төркемнән китәргә булдыгыз?

– Җәмәгать пулатында бик яхшы кешеләр җыелган һәм алар бик яхшы програмнар тәкъдим итә, әмма аларның берсе дә тормышка ашмый. Барабыз да сөйләшеп утырабыз да кайтабыз. Файдасы юк. Бөтен нәрсә көрчеккә терәлә, шуңа анда йөрүдән бернинди файда юк. Шуңа мин аннан китәргә булдым. Моңа альтернатива буларак без кризиска каршы штаб оештырдык.

– Бүген эшмәкәләрне нәрсә борчый һәм аларның проблемнарын хәл итүне ничек күрәсез? Татарстан президентына нинди тәкъдимнәр белән чыгар идегез?

– Проблемнар бик күп. Без кризиска каршы штабта меморандум төзедек. Җәмәгать пулатында бу меморандумны көрчеккә терәделәр, чөнки хакимияткә каршы авыз ачарга куркалар.

Мөрәҗәгать
Мөрәҗәгать

Эшмәкәрләрнең иң зур проблемы ул акча юклык. Төзелештә тендерлар, гади эшмәкәрләргә анда үтеп керү мөмкинлеге юк, ул тендерларда түрәләрнең якыннары гына ота.

Сәүдәгә килгәндә, үзегез күрәсез, әнә "Адмирал"ны нишләттеләр. Эшмәкәрләр аз гына күтәрелә башласа, аларны "батыралар".

– "Адмирал"да янгын чыкты бит.

– Янып китте шул. Ничек янганын беркем белми бит әле.

Сез эшмәкәрләрнең хәлен ничек яхшыртып була дип саныйсыз.

– Иң беренче чиратта бюджеттан бирелгән акчаларын түрәләр белән бүлешүне (откат) туктатырга кирәк. Коррупцияне бетерергә махсус програм кирәк. Түрә урлый алмаска тиеш, аны тагарактан читләштерү зарур. Безнең электрон програм бар, һәм шуны гамәлгә кертеп булса, бернинди откат була алмый, бөтен түрәләр шул электрон програмда эшләячәк.

Безнең Татарстанда коррупциягә каршы эшләүче оешмалар бар бит.

– Аларның берсе дә эшләми. Коррупция бар дип сөйлиләр дә, шуның белән шул. Аны чишү өчен беркем бернинди бурыч куймаган. Хисап пулаты да урлыйлар дип ел саен сөйләп кенә кала. Былтыр республика казнасыннан ике миллиард сум акча юклыгын әйтте. Хисап пулатының интернет сәхифәсенә кереп карасагыз, болар барысы да язылган, ә проблемны чишү мәсьәләсе күтәрелми. Ничек урлашуны туктату тәкъдим итми. Шуңа коррупция иң төп проблемның берсе.

Шулай ук әшнәлек көчле. Үзләренекен генә яхшы эш белән тәэмин итәләр. Шуңа берни алга бармый.

– Бу кризиска каршы штаб нәрсәгәдер ирешә алыр дип саныйсызмы. Ихтыяҗ бармы?

– Ихтыяҗ зур. Җәмәгать пулатына эшмәкәрләр үз гозерләре белән килә, әмма ахыр чиктә барысы да көрчеккә терәлә. Берни хәл итә алмыйлар. Штабка эшләргә теләүче кешеләр җыелган. Алар булдыра алырга тиешләр, шул башлап җибәреп кенә булсын.

Киртәләргә очрамаслармы, "башларына сукмаслармы"?

– Сугарга тиеш түгелләр инде дә... Вакыты андый түгел. Үзгәрә. Кризис бит. Хәзер һәрбер тәкъдимне тормышка ашырырга була, әмма көрәшергә кирәк. Сукмый калмаслар, шулай да тырышырга кирәк.

XS
SM
MD
LG