Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Каюм Насыйриның пешекчегә киңәшләр китабы тәкъдим ителде


Каюм Насыйринең аш-су китабы хәзерге татарча тәкъдим ителде
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:46 0:00

Казанда Каюм Насыйринең татар ашларын әзерләү тәртибен өйрәткән хезмәтенең хәзерге татар һәм урыс теленә тәрҗемәсен тәкъдим иттеләр. Китапны Икътисад, идарә һәм хокук институты әзерләгән һәм үз акчасына нәшер иткән.

Яңа хезмәтне киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү чарасы Иске татар бистәсендә, сәүдәгәр Хәмит Сабитовның элекке өендә үтте. Хәзер анда "Алтын күл" рестораны урнашкан. Чарага китапны чыгарган институт җитәкчелеге, Милли мүзей хезмәткәрләре, депутатлар, милли җәмәгатьчелек вәкилләре җыелды.

Каюм Насыйриның "Иршат әл-әтбиха илә Истихзар әл-Әтгыймә" (Пешекчегә аш-су әзерләү турында юллама) исемле хезмәте 1884 елда басылып чыккан булган. Ул бик күп фәнни хезмәтләрдә, тарихи эзләнүләрдә телгә алынса да, моңарчы татарча һәм урысчага тәрҗемә ителмәгән булган икән.

Бу эшкә алынган Иктисад, идарә һәм хокук институтының "Белем" нәшрияты җитәкчесе Гөлназ Дарчинова татар ашлары турында булган уйдырмаларны тарату максатыннан алындык, дип аңлата.

Аның сүзләренчә, Каюм Насыйриның аш-су әзерләү тасвирламасы ашларның төрлелеге, ул заман өчен шактый экзотик саналган баклаҗан, шпинат, петрушка тамыры, корица, финик кебек яшелчә, тәмләткечләр кулланылуы белән дә шаккатыра.

Каюм Насыйри барлыгы 70 төрле ризык әзерләү тәртибен тәкъдим итә. Алар арасында боткалар, ярмалы ашлар, итле бәлешләр генә түгел, боламанже, эремчек күпертмәсе, миндал бәлеше, өй сырасы да бар.

Каюм Насыйри музее мөдире Раушания Шафигуллина, андый яшелчәләрнең чыннан да XIX гасырда татарларда булганын раслады. Аның сүзләренчә, бер яктан кайбер җирләрдә Татарстанда яшелчә, җимеш үстерүчеләр турында мәгълүматлар бар, шул ук вакытта сәүдәгәрләрнең төрле илләрдән экзотик яшелчәләрне алып кайтуы билгеле. Хәтта, XIX гасырда аш табыннары хәзергедән күпкә байрак булган, дип белдерә ул.

Китапны тәкъдим итү чарасында Каюм Насыйри тасвирламасына карап, татар пылавын пешереп ашаттылар. Аны мәдрәсә шәкертләре бәйрәмнәрдә генә пешергән икән. Ул сарык ите, суган, май, озынча дөге, кишер һәм өректән пешерелә. Тәмле ашлар, зыян түгел, файда китерсен өчен, бөек мәгрифәтче туклануны дөрес оештыру кирәк дип саный.

Каюм Насыйриның дөрес туклану кагыйдаләре

1. Бер адәмгә бер ашарга бер кадак ризык җитәрлек. Әгәр берәү үзенең гадәтенчә ашап күбрәк су эчсә, аш сеңдерүе зәгыйфьләнер. Аны сизсә, бер-ике көн ашамый тору тиештер.

2. Гадәти сәламәт кешегә ризык сеңдерү өчен 4тән алып 5кә кадәр сәгать кирәктер. Әгәр ашказанын ял иттерергә теләсәгез, ике тәгам (аш) арасы 6-7 сәгать булсын.

3. Төнлә ашаудан сакланырга кирәк, чөнки бу вакытта ашказанына ике эш туры килә, йокларга да кирәк, ашны да сеңдерергә. Әмма тук корсак белән йокласаң, һичбер яхшы төш күрмәссең, һаман начар төшләр күрерсең.

4. Гакыл эшләре белән мәшгуль кешегә азыкны аз ашау тиеш, чөнки кайбер ризыкның үзләштерүе авыррак булып, фикергә буталчык бирәдер.

5. Ризык ашаучы кешегә авызына алган ризыкны җиңел үзләштерелсен өчен, озак чәйнәргә кирәк. Әгәр ризык берничә төрле аштан торган булса, аны ашарга бер сәгать кирәк.

6. Ашаганда укудан туктап торырга кирәк. Гакыл рәхәт булсын вә зиһен һичнәрсә белән мәшгуль булмасын, чөнки күңел һуш вакытта азык җиңелрәк үзләштерелә.

7. Эссе тарафларда аш-су өчен яшелчә яхшырактыр, салкын якларда итле ризык. Безнең ошбу җиребез уртача тарафтан буладыр, шуңа күрә, яшелчә белән итле ризык катыш кулланырга яраклыдыр.

8. Шулпада пешкән ит бик тәмле, әмма тәнгә шулпасы файдалырак. Ашказаны авырткан кешегә кыздырган итне ашарга ярамый. Булса да, бик аз микъдарда яки бәйрәмнәрдә генә авыз итәргә рөхсәт.

XS
SM
MD
LG