Accessibility links

Элек ATRда эшләгән операторның өендә тентү үткәргәннәр


Әхмәт Умеров
Әхмәт Умеров

Элек ATRда эшләгән оператор Әхмәт Умеровның өендә тентү үткәргәннәр, үзен Экстремизмга каршы тору идарәсенә чакырганнар.

Акмәчеттә элек ATRда эшләгән видеооператор Әхмәт Умеровның өендә 11 апрель иртәсе белән тентү үткәргәннәр. Бу хакта Умеровның дуслары һәм хезмәттәшләре радиобызга хәбәр итте.

Аларның сүзләренчә, Умеров социаль челтәрдә Кырым хакимиятләрен тәнкыйтьләгән булган, шуңа күрә тентергә килгәннәр. Тентү озак бармаган. Тентүчеләр компьютерда һәм видео җиһазларда ниләр булганны тикшергән, әмма бер әйбер дә алмаган. Умеровның үзен Экстремизмга каршы тору идарәсенә чакырып китергәннәр.

Берничә ел элек Умеров ATRда оператор булып эшләгән, хәзер туйлар төшерә.

Гыйнварда телевидениедә үзендә дә тентү булган иде. ФСБ хезмәткәрләре узган елның 26 февралендә Кырым Югары шурасы каршында узган кырымтатарларның аннексиягә каршы зур урам җыеныннан видеоларны һәм мәгълүматне алыр өчен килгән, дигән иде ATR җитәкчелеге. Бу каналга 1 апрельдән лицензия бирелмәгәнгә, тапшырулар туктатылды. Канал җитәкчеләре Русия кануннары нигезендә теркәлү тырышлыгын дәвам итәргә җыена.

Русия Кырымны аннексияләгәннән бирле Кырымтатар лидерларының өйләрендә тентүләр, аларны гаепләүләр, соңгысы Әхтәм Чөйгез, гадәти хәлгә әйләнде.

XS
SM
MD
LG