Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стәрлетамакта фатир алганда алданучылар ачлыкны дәвам итә


Ачлык чарасында катнашучылар
Ачлык чарасында катнашучылар

Cтәрлетамакта фатир алырга акча түләп алданучы бер төркем кеше ачлык игълан итте. Алар ШОС һәм БРИКС саммитларын уздырмауны да таләп итә.

Стәрлетамак шәһәрендә фатир алырга акча түләп алданучы бер төркем кешенең ачлык чарасы дәвам итә. Алар бу чараны 8 апрельдә яңарткан иде.

Әлеге төркемнең бу беренче ач утыруы түгел, алар агымдагы елның 12 мартыннан 19ына кадәр мондый чараны бер тапкыр уздырган иде инде. Анда 17 кеше катнашты. Хакимиятләр аларның проблемнарына игътибар юнәлткәч тә чараларын туктаткан иделәр. Чөнки Стәрлетамак шәһәре һәм районында җирле хакимият махсус комиссия төзеп, алданучылар проблемнарын чишүдә берничә юл барлыгын күрсәткән иде.

Алданучыларның адвокаты Зөлфия Гайсина сүзләренә караганда, комиссиянең бер утышы булган да, шуның белән эш туктап калган. “Ул гына да түгел, хакимият зыян күрүчеләргә проблемны чишеп булмавы турында хатлар җибәргән. Шул ук вакытта алданучыларны республиканың хәбәрдарлык чаралары аша әхлаксызлыкта гаепләгән, казна акчасына кул сузарга тырышулары турында хәбәрләр таратыла”, диде алданучыларның адвокаты Зөлфия Гайсина.

Ачлык чарасын игълан итүчеләр дүрт таләп куйган:

1.Фатир алуда акча түләп алданучылар турында Башкортстан җитәкчесенә ялган мәгълүмат җиткерүчеләрне вазифаларыннан бушатырга.

2.Русиядәге тотрыксыз республика буларак, ил абруен төшерү ихтималлыгы өчен ШОС һәм БРИКС саммитларын уздыруны башка төбәккә күчерергә.

3.Зыян күрүчеләрнең проблемнарын чишү өчен казна акчасын сарыф итмичә, аларга җир бүлеп бирү чаралары күрергә.

4.Алдаучы ширкәтләрнең финанс эшләрен тикшерергә.

Чарада дистәгә якын кеше катнаша. Зыян күрүчеләр барлыгы 150ләп кеше. Аларның кайберләренең дә чара барышында аңа кушылулары көтелә. Ачлык чарасы алданучыларның берсенең фатирында уза. Диварларга "Ни фатирсыз, ни акчасыз калдык", "Яшәр урынсыз калдык", "Хакимият, ярдәм ит!" һәм башка шундый эчтәлекле шигарләр эленгән.

XS
SM
MD
LG