Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Камал BACKSTAGE” проекты театр артистларын халыкка якынайтмакчы


“Камал BACKSTAGE” проекты театр артистлары белән очрашуларны башлады
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:31 0:00

10 апрельдә Казанда “Камал BACKSTAGE” проекты кысаларында “Хуҗа Насретдин” спектакле актерлары Фәнис Җиһанша һәм Миләүшә Шәйхетдинова белән очрашу үтте. Мондый чаралар һәр җомга кичендә үтәр дип көтелә.

Әлеге очрашуда Камал театры артистлары Фәнис Җиһанша һәм Миләүшә Шәйхетдинова тамашачыларга сәхнә арты тормышын, спектакльләргә әзерлек вакытында булган кызыклы мизгелләрен бик тәмләп сөйләде. Шул ук вакытта аларның тыңлаучыларны башкача фикерләтәсе, уйландырасы да килде.

“Без халыкны уйларга этәрергә тиешбез. Әгәр дә без тормышның матур якларын гына күрсәтеп, җырлып, биеп кенә йөрсәк, тамашачы уйланмас иде. Җыр-биюне карар өчен концертка да барырга була. Без исә халык белән сөйләшергә, үзебезнең сорауларыбызны бирергә, фикер йөртергә тиеш”, ди Миләүшә Шәйхетдинова.

Актерлар белән сөйләшү күбрәк “Хуҗа Насретдин” спектакле тирәсендә барды һәм аның бүгенге тормыштагы чагылышлары әйтелде.

“Күп кенә язучылар “Хуҗа Насретдин” спектакленең бу куелышын “Татар Левиафаны” дип атый. Анда сурәтләнгән халык белән хөкүмәт арасындагы үзара мөнәсәбәт ул заманда нинди булган һәм хәзер нинди икәнен спектакльне караган кеше күрә. Без түрәләргә ничек карыйбыз, алар алдында баш иябез – барысы да Саадалла Ваннусның "Слон, ваше величество" әсәрендә күрсәтелә. Мин аны, Фәрит абый Бикчәнтәев сорагач, тиз генә тәрҗемә иттем. Бу әдипнең бөтен пьесаларын укып чыктым һәм тетрәндем: чыннан да, Төркиядә булган әлеге вакыйгалар безнең татарларныкыннан бер дә аерылмый икән”, ди Фәнис Җиһанша.

Очрашу азагында Фәнис белән Миләүшә тамашачыларның фикерләренә мохтаҗ булуларын, мондый очрашуларда спектакльләргә карата объектив, “мыек очына” чорнап куярлык фикерләр ишетүләрен әйтте.

“Безгә дә тамашачы белән очрашу бик кызык, чөнки спектакльнең нинди фикерләр уятканын беләсе килә. Ошадымы аларга спектакль, ошамадымы? Хуҗа Насретдин уяттымы аларны, юкмы? Шушы мәсьәләләр турында сөйләштек. Беренче тапкыр Кытай башкаласы Пекинда тамашачы шундый күп сорау биргән иде”, ди Миләүшә Шәйхетинова.

“Прогресс” яшьләр үзәге һәм Камал театры оештырган театр артистлары белән очрашулар “Диван” антикафесында һәр атнаның җомга кичендә булыр дип көтелә.

XS
SM
MD
LG