Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 00:51

Чаллыда Рәфис Кашаповны иреккә чыгаруны таләп иттеләр


Чаллы Татар иҗтимагый үзәге тоткынлыктагы Рәфис Кашаповны яклап пикет уздырды. Чарада Түбән Кама, Алабуга шәһәрләре вәкилләре дә катнашты.

Чаллы ТИҮе тоткынлыктагы Рәфис Кашаповны яклап Җиңү паркында пикет уздырды. Хакимияттән рөхсәт алып 11 апрельдә оештырылган әлеге каршылык чарасында Түбән Кама, Алабуга шәһәрләре вәкилләре дә катнашты. Биредә Путин ярлыкавына өмет итүчеләр булуы да күренде.

Без әлеге пикет барышында татар милли хәрәкәтендә эшчәнлек алып барган шәхесләргә дә мөрәҗәгать иттек. Шуларның беренчесе Дамир Шәйхразиев булды.

– Дамир әфәнде, сез заманында Чаллы ТИҮен җитәкләгән, БТИҮ президиумы әгъзасы булган кеше. Менә Рәфис Кашапов кулга алынгач сездә нинди фикерләр туган иде?

Дамир Шәйхразиев

Дамир Шәйхразиев

– Мин Рәфисне кулга алуны бик яман гамәл дип кабул итәм. Алар аны алдык та сындырдык дип уйлый торганнардыр. Рәфис сына-сыгыла торганнардан түгел. Аның кебек йөзләгән кеше күтәрелеп чыгар. Без аны төрмәдә тотуга каршы, шуңа яклаячакбыз да. Рәфис татар халкының чын батыр егете булып калачак. Куркытабыз, куркыттык дип уйламасыннар.

– Дамир әфәнде, менә Русиядәге вазгыять демократик юнәлештә булган халыкны бераз шикләндерә дә кебек. Куркырга җирлек бармы соң?

– Ничек кенә әле. Шикләнүләр әлбәттә, бар. Татар халкының бүген мәктәпләре бетә. Телен бетерү өчен дә төрле сәбәпләр уйлап чыгарып торалар. Мөселман кызларының яулык бәйләвенә каршы да көрәш башладылар бит. Украинага да кереп, Кырымны яулап алып та үз кануннарын урнаштыралар. Анда да әшәке, кабәхәт эшләрен алып баралар.

– Кырымны алуга елдан артык вакыт узды. Сез пенсиядәге кеше. Кырымны алуның яхшы якларынмы, начар якларынмы, кыенлыклар тойдыгызмы?

– Бүген Татарстанда 13 меңләп Украинадан килгән качак исәпләнә. Һәр качакка көненә кимендә 800 сум акча тотыла. Бер кешегә аена 24 мең сум китә. Ә безнең көне-төне эшләп тә андый акчаларны күрмәүчеләр күп. Беренчедән, бу халык кесәсенә суга. Халыкның тормышы болай да авыр. Дөнья җәмәгатчелеге, БМО Кырымны алуны агрессия дип таныды.

Гамил Камалетдинов Чаллы ТИҮе рәисе урынбасары. Рәфис Кашапов Казан төрмәсендә чакта рәис вазыйфаларын башкара.

– Гамил әфәнде, Рәфис белән элемтәләрегез бармы, соңгы вакытта аның хәле ничек?

– Элемтәләр, сөйләшүләр юк инде. Безнең белүебезчә, ул инде анда икенче тапкыр ачлыкта булды. Шуңа, сәламәтлеге бик яхшы түгеллеген дә беләбез. Без җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Путин игълан иткән ярлыкауга дә өмет итәбез. Аның шартларында авыр булмаган маддәләр белән гаепләнүчеләрне иреккә чыгару каралган бит.

Рәфис Кашаповның Казан төрмәсендәге икенче ачлык чарасында тоткын мөселманнарга дуңгыз ите ризыклары, башка хәрам ашаулар бирелүе хакында да белдерелде. Шушы күренеш турында сорау белән без шушы пикетта катнашкан Татарстан аксакаллар шурасы рәисе Раиф Галиевка мөрәҗәгать иттек.

– Раиф әфәнде, Рәфис Кашапов төрмәләрдә мөселманнарга хәрам ризыклар бирүне туктатуны да таләп итеп каршылык акцияләре уздырды. Менә сез шушы хәрам ризыклар ашатуга карата нинди фикердә торасыз?

Раиф Галиев

Раиф Галиев

– Бу ил исән калсын дисәк, аның Конституциясендә язылганнар үтәлергә тиеш. Русиядә гомергә эчке һәм тышкы дошман булды. Тышкы дошман турында сөйләп тормыйм. Эчке дошман һаман да шул татарымыз булды. Мөселманнарны җәберләү дәвам итә. Шул ук Чистай вакыйгалары, Рәфис Кашаповның, башкача фикерләүчеләрнең бүген төрмәдә булуы һәм башка күп кенә күренешләр әлеге уйларга этәрә. Тоткын мөселманнарга караш нинди? Югыйсә бит Русиядә даими рәвештә диннәр тигезлеге хакында сүз алып барыла, ислам динен дәүләт дәрәҗәсендә таныган булалар. Шул сүзләрнең бер өлеше генә үтәлсә дә, илдә татулык, тынычлык булыр иде. Бар хәрам, бар хәләл ризык. Хәрам ризыкларны дәүләт үзе чамаларга тиеш. Тоткындагы кешеләрнең моны билгеләргә мөмкинлекләре юк. Без иректә. Иректәге кеше теләсә кайда теләгән ризыгын ашый ала. Төрмәдә бит ирек чикләнгән, шуңа, аның мөселман икәнен белгән хәлдә аңа хәрамны бирмәскә тиешләр. Әле менә күпме кешене җиңүнең 70 еллыгына чыгарырга җыеналар. Әйбәт эш. Ләкин төрмәләрдән кешене нәфрәтләндереп чыгармасыннар иде. Нәфрәт бит сиңа, динеңә булган караштан да туа. Кайвакыт миндә дә, олы кеше булсам да “нәрсә эшләргә?” дигән борчулы уйлар тугалый. Яшьләр бит безгә караганда радикалрак, кыюрак. Шуңа, безнең җәмгыятьтә ызгыш-талашка җирлек тудырылмаска тиеш.

* * * *

Әлеге пикетта хокук органнары берничә яңа ысул да кулландылар. Аларның хезмәткәрләре биредә таләп-шигарләр күтәреп торучылар каршына басып шигарләрнең эчтәлекләрен телефоннарга кычкырып укыдылар. Кычкырып укулары шактый көчле иде, шигарләр эчтәлеге Казанга гына түгел, Мәскәүгә үк китмәдеме икән дигән уйлар да туды. Шулай ук биредә Азатлык радиосы оештырган әңгәмәләрне дә ачыктан-ачык камераларга яздырып баруны оештырганнар иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG