Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:27

Казакъстанда активистлар Георгий тасмалары таратуга каршы


Казакъстанда Георгий тасмалары тараталар. 7 май 2014

Казакъстанда Георгий тасмалары тараталар. 7 май 2014

Активистлар Георгий тасмасы урынына Казакъстан әләме төсендәге күк тасмалар таратырга тәкъдим итә.

Казакъстандагы бер төркем активистлар Алматы башлыгына мәктәпләрдә Георгий тасмалары таратмау үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Галым Агелеуов җитәкчелегендәге активистлар үзләренең хатларын Алматы башлыгы кәнсәләренә тапшырды. 20 кеше имзалаган хатта 9 май алдыннан мәктәпләрдә Георгий тасмаларын – Русия империясе һәм Советлар берлегенең хәрби тамгасын таратуны туктатырга диелә.

Активист Ботагыз Зарыкханкызы сүзләренчә, Казакъстанда кара-сары тасманы тагып йөрү килешми, чөнки аны "патша Русиясе вакытында колонизациядә аеруча уңышлар өчен" биргәннәр һәм шулай ук тасмаларны Украина көнчыгышында Русия яклы сепаратистлар да тага. Зарыкханкызы Георгий тасмасы урынына Казакъстан әләме төсендәге күк тасмалар таратырга тәкъдим итә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG