Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:32

Төмәннәр Әлфия Мөхәммәтованың "Өмет төсе" галереясе белән илһамлана


Күргәзмәдә тәкъдим ителгән "Себер татарлары" рәсеме

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән "Себер татарлары" рәсеме

Төмән Сынлы сәнгать музеенда Русиянең рәссамнар берлеге әгъзасы Әлфия Мөхәммәтованың мөселман темасына әзерләнгән "Өмет төсе" исемле күргәзмәсе эшли.

"2007 елда Казанга күргәзмә белән барыр алдыннан милли темага күбрәк игътибар итә башладым. Мин күп вакыт төньякта яшәгәнгә күрә, шул яктагы халыклар тормышы белән яхшы таныш, рәсемнәрем дә шул турыда иде. Мөселман темасына иҗат итәр өчен белемемне арттырырга мәчеткә укырга килдем, – дип сөйләде рәссам Әлфия Мөхәммәтова. –Ике ел дин дәресләрен өйрәнергә йөрдем. Хәзер намаз укыйм. Бер теманы башлыйм икән, аны миңа тирәннән аңларга кирәк. Өстән генә ясый алмыйм мин, этнография белән бәйле әсәрләрне алай гына иҗат итеп булмый. Рәсемнәремдә мәгънә чагыла. Аның өчен фольклорны, рәсемнең стилен, язу рәвешен, төсен белергә кирәк. Фольклор, сурәт, сызык, төс аша мөселман темасы туа.

Мәсәлән, анда “Себер татарлары” исемле 10 катламдагы кайнар батик (тукымага рәсем төшерү ысулы) бар. Әннәкәмдә (әни) яшәгән вакыттагы сандык, аның өстендәге ястыклар әле дә күз алдымда. Оннакам (әби) май өерә иде, йә йон эрләп ала. Шул минем хәтердә калган. Шул рәсемдә йон эрли торган әби ясалган, анда май өерә торган савыт утыра. Мин аны өй эчен күрсәтү өчен алдым. Бер якта ир белән хатын торалар. Ир мәзәгрәк бирелгән, бераз аяклары кәкрерәк, янында матур хатыны утыра. Ә икенче якта әби йон эрли. Уртада тәрәзә һәм ул тәрәзә эчендә бирелергә тиеш иде. Бу күргәзмәне әзерләргә тәкъдим иткәч, кире какмадым, рәсемнәрне 20 көн эчендә ясап өлгертергә тырыштым. Әле бер үк вакытта драмтеатрда да күргәзмәм бара иде"

Яшел төс – өмет төсе итеп уйланылган булса да, ул гына бирелми, ул төсмерләрдә чагыла. Монда графика да, сынлы сәнгать тә, башкалар да бар. Акварель белән Ямбай музеен, Яркәү районының Бурбар һәм Ялутор районының Аслана авыллары мәчетләре ясалган. Тагын да бу күргәзмәдә күп катламлы кәгазьдән ясалган рәсемнәр күрсәтелгән. Бу Әлфия өчен яңа ысул. Моның өчен ул башта кәгазьне кайната. Монда йомшак кәгазьләр күп киткән. Аннары чистарта. Рәсемнәрдә киез, ярмалар, орлыклар да бар. Батик та кулланыла. Кәгазьне судан суын агызып ала. Ул әле юеш вакытта кирәкле рәвешкә китерелә. Бераздан кибә башлый, шунда инде аны буйый башларга да мөмкин. Бөтенләй кибеп җиткәнче бер эшкә 4 көн вакыт китә. Коръәннән сүзләрне нефть белән язып шунда урнаштырган, шамаилләр дә бар. Гарәп хәрефләрен дәфтәр битенә язу – ул әле бер эш, ә менә зур итеп үзең булдырган кәгазьгә рәсем итеп төшерәсе бик катлаулы икән. Тик бу табигый материаллардан шул кадәр җылылык бөркелә, алар үзенчәлекле булып аерылып торалар”.

Мәдәният белгече Вәлимә Ташкалова әйтүенчә, Әлфия Мөхәмәтова исеме рәссам Төмәнгә күчеп килгәнче монда таныш булмаган. Әлфия Мөхәмәтова үз ясау рәвеше, матурлыкны үзенчә күрә белүе, гел яңалыкка омтылуы белән тиз арада танылган. Әлфия әйтергә теләгән фикерләрен рәсемнәр аша тамашачысына төрле ысуллар, материаллар ярдәмендә җиткерергә омтыла. Сынлы сәнгать, графика, акварель, “кайнар” һәм “салкын” батик, сәнгатьле киез, китап бизәү – барысы да кулыннан килә. Ул күбрәк төньяк халыклары, табигате турында иҗат итә.

Әтисе танылган нефтьче булганга, шунда үскәнгә, өлкәнең төньягы аның өчен бик якын. Шунда ул һөнәри осталыгын чарлаган, Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, рәссамнар берлеге, ЮНЕСКОның халыкара сынлы сәнгать берләшмәсе әгъзасы булган. Ә себер татарлары гореф-гадәтләре, йолалары аңа балачактан ук таныш. Монда аның төсне тоя белүе, табигатьне оста итеп сурәтли алуы сокландыра.

Аның геройлары шат йөзле, бай рухлы. Үзе шундый танылган Оста булуына карамастан, гади, ярдәмчел булып кала бирә, дип сөйләде күргәзмәгә рәссам кулларының җылысын саклаган пәлтә киеп килгән мәдәният белгече Вәлимә Ташкалова.

Нефть белән ясый башлауга ук аның беренче рәсемнәре әтисенә, данлыклы нефтьчеләргә багышлана. Бу очракта да хәтерендә сакланган үсмер чагындагы әтисе нефтьле кулын сөртеп ташлаган кәгазьдәге үзгә сызылып калган юллар, сурәтләр яңа ысул тудырырга этәргеч булалар. Әлбәттә, җиңел генә бирелми, “җир мае” белән уртак тел табарга туры килә. Төрлечә тырышып карагач, Әлфия Мөхәммәтованың нефтькә буялган бармаклары берсеннән-берсе матуррак рәсемнәрне ясап өлгертеп кенә торалар. Ә нефть беренче тапкыр ук осталык белән ясауны сорый, үзгәртүне кабул итми. Шулай өлкәнең татарлары арасындагы танылган шәхесләр рәсемнәре дә күргәзмәдә урын алалар. Фольклорчы-галим Хәмит Ярми, академик Диләрә Тумашева, шагыйрь Булат Сөләйманов, галимә – әтисенең авылдашы Хәнисә Алишина, Вәлимә Ташкалова һәм башкалар оста тоемлавынча тәкъдим ителгәннәр.

Әлеге күргәзмәне карарга килгән Светлана Ярославова бәяләмәләр китабында: "Әлфиянең иҗаты – ул үзе бер фәлсәфи дөнья, бер рәсеме белән генә дә риваять, әкият, үткәнендәге хатирәләр турында сөйләп бирә ала, кешенең характерын, һөнәрен ачып сала. Ә табигатьнең көчле энергия чыганагы – нефтьне "кара алтын" булуыннан илаһи җир байлыгына әверелдерә. Ул салават күпередәй төрле төсләр белән балкый, җанга рәхәтлек иңдерә, дип язып калдыра Светлана Ярославова бәяләмәләр китабында.

Күргәзмә 19 апрельдә тәмамлана.

XS
SM
MD
LG