Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор интернет кулланучыларның хатларын укып бару хокук бирелүен кире какты


Роскомнадзорга кешеләрнең интернетта бер-берсенә язган хатларын укып бару хокукы бирелде дигән мәгълүматны оешма кире какты.

Роскомнадзор оешмасы "Одноклассники", "ВКонтакте" социаль челтәрен кулланучылар, Агент.Mail.ru, ICQда электрон почталары булганнарның язуларын һәм блог-платформаларны тикшерә алачак дигән хәбәрне оешма кире какты. "Русия премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган бу карар нигезендә Роскомнадзор бары тик мәгълүмат җибәрү турындагы белә алачак, әмма хәбәрләрнең үзен укый алмаячак ", диде Роскомнадзор матбугат хезмәте вәкиле Вадим Ампелонский

Элегрәк "террорга каршы" пакет кысаларында Русия ватандашларын саклау максатыннан Роскомнадзор интернеттагы хатларны укып бара алачак дип язган иде Росбалт.

Тикшерү бары тик хокук яклау оешмалары соравы нигезендә генә башкарылачак, дип әйтелде.

XS
SM
MD
LG