Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехиядә укучы чит ил студентлары Татарстан белән танышты


Элеонора Вәлиева (у) һәм Алинә Низаметдинова чит ил студентларына милли ризыклар, Татарстан турында сөйли
Элеонора Вәлиева (у) һәм Алинә Низаметдинова чит ил студентларына милли ризыклар, Татарстан турында сөйли

Чехиянең Һрадец Кралове (Hradec Králové) шәһәрендәге Карлов университеты медицина факультеты студентлары 12 апрельдә Мәдәниятләр көне үткәрде.

Көнбатыш Африкадагы Ганадан Һрадец Кралове шәһәренә килеп тыйб (медицина) серләрен өйрәнүче Каджо Татарстанга багышланган күргәзмә янына килде дә: "Мин бөтен "станнарны" беләм, ә менә Татарстанны беренче тапкыр ишетәм", дип өстәлдәге милли ризыклар һәм Татарстан, татарлар турында язылган күргәзмә белән кызыксына башлады.

Элеонора (с), Динара, Аделия һәм Тимур
Элеонора (с), Динара, Аделия һәм Тимур

Менә шунда Чехиядә яшәүче татар кызларына, егетләренә эш башланды да инде. Татар өстәле янына килгән күпләргә дөньяда татарларның да барлыгын, аларның кайларда яшәвен, Татарстанның Русия эчендәге алга киткән республика икәнлеген аңлатырга тотындылар. Әнә Ботсванадан килгән Катлего "Без булдырабыз!" шигарен татарча дөрес итеп әйтергә өйрәнә. Татарстан ул Казакъстан түгел мени дип аптыраучылар да бар иде. Милли ризыклар – пәрәмәч, кыстыбый, кош теленең ничек әзерләнүе, нигә алай аталуы белән кызыксынучылар да хәйран булды.

​Татар милли киемнәре кигән Алинә Низаметдинова, Динара Мөлекова, Тимур Фәхриев, Аделия Гатауллина – Прагадагы татар яшьләре активистлары Һрадец Краловеда укучы Элеонора Вәлиевага әлеге студентларның Мәдәниятләр көнендә булышырга килгән иде. Буш кул белән түгел әлбәттә. Алинә белән Динара кыстыбыйлар пешергән, Аделия татарча җырлар алып килгән, Тимур – оештыручы. Азатлык радиосы хезмәткәрләре, Карлов университетын бетереп хәзер Прагада халыкара ширкәттә эшләүче Лилия Зарипова Элеонора белән бергә бәйрәмгә җыйнаулашып пәрәмәч пешерделәр.

Мәдәниятләр көнендә дөньяның төрле почмакларыннан – Германия, Швеция, Һиндстан, Чехия, Таиланд, Мексика, Үзбәкстан һәм башка илләрдән белем алучы студентлар үзләренең милли көйләре, җырлары, биюләре белән дә таныштырды.

Прагада музыка мәктәбендә джаз серләрен өйрәнүче Аделия татар халкының "Күбәләк" җырын җырлый башлауга ук 120ләп студент көйгә кул чаба башлады. "Туган як" җыры да күпләрдә кызыксыну тудырды. Концерт тәмамлангач Аделия янына килеп татар җырлары турында сораштыручылар да хәйран булды.

Студентлар "Күбәләк"не тыңлый
Студентлар "Күбәләк"не тыңлый

Дөрес, студентларның бөтенесе диярлек бу чарага кадәр татарлар турында да, Татарстан турында да бөтенләй белмәгән булган. Концертны алып баручы "Татарстанны беләсезме?" дип сорагач, залдагы 120ләп студентның биш-алтысы гына кул күтәрде.

Үзбәкстаннан килеп белем алучы Шахло Гарибова Татарстанны да, татарларны да белә. Аны медицина факультетында укучы бердән-бер үзбәк кызы дияргә була. "Чехиягә укырга барам дигәч, әти-әнием куркып калды, бармыйсың мәллә дип тә үгетләделәр. Әмма минем Европада белем аласым килгәнгә мәктәпне бетергәч тә Чехиягә берүзем чыгып киттем. Дарулар җитештерү өлкәсендә эшлисем килә. Укуымны бетергәч Үзбәкстанга кайтырмын дип торам, бездә Европа белән чагыштырганда дарулар җитештерү күпкә артта калган", дип сөйли Шахло.

Алинә Татарстан, татарлар турында сөйли
Алинә Татарстан, татарлар турында сөйли

Дөнья хәлен белеп булмый дип ул чемоданына милли киемнәрен дә тыккан булган. Әлеге бәйрәмгә кирәге дә чыгып куйган, Мәдәниятләр көненә үзбәк сумсалары пешергән. Шахло беренче курста укый. Алар Элеонора белән танышлар.

Элеонора Вәлиева – Прагада татар яшьләре оешмасындагы активистларның берсе. Төрле милли, тарихи темаларга багышланган кичәләр үткәргәндә ул һәрвакыт кызыклы темалар тәкъдим итә, үзенең дә татар кичәләрен оештырганы бар. Татарстаннан булган Элеонора Казандагы 4-нче гимназияне (татар-төрек лицее) тәмамлаган, хәзер Карлов университетында медицина факультетында дүртенче курста укый. "Европада белем алырга хыялландым, теләгем тормышка ашканга һәм монда үземнең халкым белән таныштыра алганга бик куанам. Хәзер бу кичәдән соң күпләр татарларның кем икәнен белә алды. Мондый очрашулар соңгысы булмас", ди Элеонора.

XS
SM
MD
LG