Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия саклану министрлыгы кораллар складында янгын чыгуын кире кага


Лесной Городокта коралар сакланучы складта янгын чыгуы турындагы хәбәрне саклану министрлыгы кире кага.

Русия саклану министрлыгы Забайкальедагы Лесной Городок бистәсендә кораллар саклану складында янгын чыгуны кире какты. Оешма вәкиле утның хәрби часть янына килеп җитүен, әмма складка күчмәвен һәм коралның шартлавы дөреслеккә туры килмәвен әйтте.

Элегрәк мәгълүмат агентлыклары җирле хакимияткә сылтама белән коры үләннән чыккан янгынның кораллар складына күчүен язган иде. Кешеләр куркудан бистәдән кача.

Лесной Городок «Байкал» федераль юлында Читадан 60 чакрымда урнашкан. Анда 1 мең 500ләп кеше яши.

XS
SM
MD
LG