Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиллари Клинтон АКШ президентлыгына көрәш башлый


Һиллари Клинтонның сайлауалды кампаниясенең Тwitter рәсеме
Һиллари Клинтонның сайлауалды кампаниясенең Тwitter рәсеме

Һиллари Клинтон Демократик партиядән катнашачагын әйтте.

Һиллари Клинтон якшәмбе көнне интернет һәм социаль челтәрләрдә урнаштырылган видеомөрәҗәгатьтә үзенең Демократик партиядән АКШта президентлыкка намзәт булып көрәш башлавын рәсми белдерде.

Намзәт буларак беренче булып Клинтон праймериз уздыру өчен мөһим саналган Айова һәм Нью-Һэмпшир штатына барачак.

2008 елда узган президент кампаниясе вакытында Клинтон Обамага биреште.

Шимбә көнне Панамада чыгыш ясап Обама Һиллари Клинтоннан "шәп президент" чыгачагын әйтте.

Клинтон Forbes журналының дөньяның иң тәэсирле хатын-кызлары исемлегендә берничә ел беренче өчлектә иде.

XS
SM
MD
LG