Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 11:52

"Адмирал"дагы янгыннан соң, тикшерү эше дәвам итә.

Казанда янган "Адмирал" сәүдә үзәге хуҗасы булган миллиардер Алексей Семинга читтән торып гаепләү белдерелгән. Бу хакта тикшерү комитеты хәбәр итә.

"Менеджмент" оешмасы идарәчеләр шурасы рәисе Алексей Семинга 219 маддәнең 13нче өлеше (янгын иминлеге таләпләрен бозу сәбәпле, ике яки аннан да күбрәк кеше үлеме), 201 маддәнең икенче өлеше (үз вәкаләтләреннән явызларча файдалану), 327нче маддәнең беренче өлеше (ялган документларны ясау), 238нче маддәнең өченче өлеше (иминлек таләпләренә туры килмәгән эш башкару нәтиҗәсендә ике һәм аннан да күбрәк кеше үлеме) нигезендә гаепләү белдерелә. Элегрәк шундый ук гаепләүләр ширкәтнең генераль директоры Роберт Хәйруллинга белдерелгән иде.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, 2007 елны Семин һәм Хәйруллин "Серп һәм Молот" Казан заводының җитештерү бинасын сатып алып аңа сәүдә комплексы статусы биргән һәм арендага тапшырган. Бинада инженер коммуникацияләр, шул исәптән янгын сүндерү җайланмалары булмаган.

Мәхкәмә инде Хәйруллинны сак астына алды. Семин эзләүгә игълан ителгән. Җинаять эше кысаларында «Менеджмент»ның барлык милке кулга алынган.

Хәзерге вакытта җинаять эшен тикшерү барышында 12 кеше җаваплылыкка тартылган.

11 март көнне "Адмирал"дагы янгында 17 кеше һәлак булды.

XS
SM
MD
LG