Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Норманд дүртлеге" сөйләшүе авыр узган


Берлинда Украина көнчыгышындагы хәлләр турында сөйләштеләр.

Берлинда Русия, Германия, Франция һәм Украина тышкы эшләр министрлары Украина көнчыгышындагы хәлләр һәм тарафларның Мински килешүләрен үтәү турында сөйләште.

"Безнең бик каршылыклы сөйләшү булды. Ул Киев һәм Мәскәү арасында фикер каршылыгын күрсәтте", диде Германия тышкы эшләр министры Франк-Вальтер Штайнмайер.

Очрашуда катнашучылар утны туктату турындагы режимның даими бозылуы сәбәпле, хәлнең кискен булуын әйтеп иминлек, сәяси процесс, һуманитар мәсьәлә, икътисад эшләре һәм реабилитация белән шөгыльләнүче дүрт төркем булдыру турында килешкән.

"Әлеге "норманд дүртлеге" Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының коралларны чигендерү турындагы тәкъдимен хуплады. Монда сүз танклар һәм 100 мм азрак калибрлы кораллар турында бара.

Украина тышкы эшләр министры Павел Климкин очрашуны «бик авыр» дип атады "24" телеканалына. Аның сүзләренчә, Берлинда кайбер мәсьәләләрне хәл итеп булмаган. Шул ук вакытта ул "норманд дүртлеге"ндә катнашучылар Донбасска тынычлык сакчыларын кертү мәсьәләсен тикшерергә әзер булуын әйтте.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров украина тарафының низаг урынына халыкара тынычлык сакчыларын кертү турындагы мәсьәләне күтәрүен әйтте, әмма «бу идея үсеш алмады», диде ул.

Германия һәм Франция тышкы эшләре министрлары моңа аңлатма бирмәүне хуп күрде.

Украина көнчыгышында узган елның апреленнән барган сугышта алты меңнән артык кеше һәлак булды.

XS
SM
MD
LG