Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ибрайда халык җыенында мәктәп өчен имзалар җыелды


Оренбур өлкәсендәге бердәнбер Ибрай татар мәктәбен яптырмас өчен халык җыенында түрәләргә мөрәҗәгать әзерләнде.

Оренбур өлкәсе Ибрай авылы халкы җыенына Красногвардейски районы хакимияте башлыгы Николай Чернышев килгән. 13 апрель булган җыенда мәктәпне саклап калу таләбе белән әзерләнгән мөрәҗәгатьтә 160лап имза җыелган.

"Авыл халкы мәктәпне башлангыч уку йорты итеп калдыруга каршы, тугыз еллык кирәк безгә", дип сөйләде Азатлыкка укытучы һәм өч бала анасы Лена Әбдрәшитова.

Лена Әбдрәшитова: халык бердәм
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:14 0:00
йөкләү

155 хуҗалыгы булган, 360 кеше ​яшәгән авылның мәктәбе быел 90 еллыгын билгели. Мәктәптә 23 бала укый. Киләсе елда беренче сыйныфка өч бала керергә тора. Алдагы 5-6 елда мәктәптә 25ләп бала булачак, дигән сүз.

Русиянең мәгариф турындагы канунына караганда, ата-аналарның, авыл халкының фикереннән башка мәктәпләр нинди дә булса үзгәрешләргә дучар булмаска тиеш. Хакимиятләр Ибрай мәктәбен акча җитмәү сәбәпле ябарга җыена. Клуб һәм медпунктта эшләүчеләрнең минималь хезмәт хакына күчерелүләре билгеле.

XS
SM
MD
LG