Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Муса Бигиевка багышланган күргәзмә эшли


Күргәзмәгә килүчеләр
Күргәзмәгә килүчеләр

Казандагы Ислам мәдәнияте музеенда Муса Бигиевка багышлап "Мәңгелек илгизәр" дигән күргәзмә ачылды. Анда моңа кадәр киң җәмәгатьчелеккә чыгарылмаган гаилә архивы күрсәтелә.

Күренекле дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, фәлсәфәче һәм татарларда җәдитчелек хәрәкәте җитәкчеләренең берсе буларак танылган Муса Бигиевка багышланган мондый күргәзмә Казанда беренче мәртәбә ачылды.

Анда Бигиевның ­Петербур шәһәрендә яшәүче оныгы Мөхәммәт Таһирҗановның моңа кадәр киң җәмәгатьчелеккә чыгарылмаган гаилә архивы күрсәтелә.

Монда Бигиевның гаиләсендә сакланып калган уникаль фотосурәтләр, галим үзе имзалаган китаплар, аның күзлеге, Бигиевның үзе белән Хаҗга алып барган чүмече һәм башкалар урын алган.

Күргәзмәдә аерым игътибарга лаек экспонат – Бигиев татарчага тәрҗемә иткән Коръән китабының типографиядә әзерләнгән сигнал җыелмасы. Бу тәрҗемә ХХ гасыр башында Диния нәзарәте тыюы аркасында басылмый кала.

Әлеге Коръән нөсхәсе – Бигиевның гомер буена башкарган хезмәте – Советлар берлегендә үзгәртеп корулар башланганга кадәр яшерен урында саклана. Бары 2010 елда гына бу тәрҗемәнең җыелмасы күчермә рәвешендә басылып чыга.

Күргәзмә олы фикер иясенең иҗади һәм шәхси тормыш юлының бөтен баскычлары турында да сөйли. Моның өчен Русиянең төрле музейларыннан һәм Бигиев иҗатын өйрәнүче Казан галимнәренең шәхси китапханәләреннән материаллар файдаланылган.

Күргәзмәне ачу тантанасына Муса Бигиев оныгы Мөхәммәт Таһирҗановның хәләл җефете, Муса Бигиевның тормыш юлы белгече, галимә Әлмира Таһирҗанова да килде.

XS
SM
MD
LG