Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү халкына шәһәрнең татарлар яшәгән Елга Арты бистәсе тарихын сөйләчәкләр


Мәскәүдә Корбан бәйрәме намазы. 1957 ел.
Мәскәүдә Корбан бәйрәме намазы. 1957 ел.

Мәскәүдә элек татарлар яшәгән бистә белән таныштырачаклар.

19 нчы апрельдә Мәскәүнең “Орбита” мәдәният-ял итү үзәгендә “Зур Татар урамы – аның өйләре, кешеләре, тарихлары” дип аталган лекция укылачак.

Лекцияне әзерләүче һәм тыңлаучыга җиткерүче – тарихчы һәм публицист, педагогика фәннәре кандидаты Марат Сәфәров.

Марат сөйләгәнчә, лекция барышында Елга Арты йортлары, гаилә тарихлары, бу борынгы җирлекнең көндәлек тормышы турында сөйләшү булачак.

Алынган тема тарихи бистәдә гомер иткән сәүдәгәр династияләре архивыннан алынган XIX гасыр ахыры - XX гасыр башына караган уникаль фотолар белән сурәтләнәчәк.

XS
SM
MD
LG