Accessibility links

Кайнар хәбәр

Атып үтерелгән кешенең туганы Хайсер Җәмилевтан 7 миллион сум таләп итә


Хайсер Җәмилев
Хайсер Җәмилев

Мостафа Җәмилевның улы кылган җинаять эшен тикшерү 16 апрель дәвам итәчәк.

Украина Югары Радасы депутаты, милли хәрәкәт ветераны Мостафа Җәмилевның кеше үтерүдә гаепләнгән улы Хайсер җинаять эше нигезендә зыян күрүче тараф җиде миллион сум акча сорап шикаять итте. Бу хакта адвокат Николай Полозов белдерә.

"Җиде миллион сум тәүләү шикаятен үтерелгән Февзи Эдемовның абыйсы Асан бирде. Калганнары инде түләнде", диде адвокат.

Җәмилевның хатыны Сафинар Февзи Эдемовның үлеменнән соң аның хатынына Бакчасарайда өч бүлмәле фатир алынуын әйтте. Шулай ук Эдемовның ата-анасына ай саен ярдәм күрсәтелүен ассызыклады.

"Ай саен 23 мең сум түләнә", диде ул.

Сафинар Җәмилева Краснодарда барган мәхкәмәдә иренең катнаша алмавын әйтте, чөнки Мостафа Җәмилевка Русиягә керү тыелган.

Хайсер Җәмилев эше Краснодар мәхкәмәсендә утырышчылар коллегиясе катнашында карала. Чираттагы утырыш иртәгә узачак.

Хайсер Җәмилев 2013 елның 27 маенда үзенең Бакчасарайдагы өе ишек алдында төзүчегә атканнан соң кулга алынды. 44 яшьлек Февзи Эдемов һәлак булды.

Тәртип саклаучылар "кеше үтерү" турында җинаять эше ачты. Акмәчетнең Киров районы мәхкәмәсе Җәмилевне тикшерү барышында изоляторда тоту карарын чыгарды.

Кырым аннексияләнгәч бу эшне яңадан тикшерә башладылар. Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе дә Җәмилевнең улын тикшерү барышында азат итәргә дигән карар чыгарды. Әмма Русия аны үтәүдән баш тарта.

Кырымтатар җитәкчесе Мостафа Җәмилев сак астындагы улы Хайсернең Кырымнан Краснодар краена күчерелүен үзенә басым ясау максатындагы сәяси карар дип бәяләде.

XS
SM
MD
LG