Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Адоратский урамындагы базарны ябалар


Казан базарлары ябылу сәбәпле, сәүдәгәрләр эшсез кала.

Казанда суд приставлары Адоратский урамы, 21 нче адресы буенча урнашкан күпләп-ваклап сату базары эшчәнлеген туктата. «Татар-информ» язуынча, сәбәбе - тикшерү барышында ачыкланган янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу.

10 апрель көнне Казанда ябылуга дучар булган "Ала-Дим", "Нагмир", "Алтын" базарларыннан 100гә якын эшмәкәр Ирек мәйданына җыелган иде. Эшмәкәрләр "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгыннан соң, сәүдә нокталарын ябудан зарланды. Әлеге үзәкләрдә янгын куркынычсызлыгы таләпләре бозылганлыгы әйтелә.

Кичә шул ук сәбәп белән Ямашев проспектында урнашкан "XL-базар" сәүдә үзәге эшчәнлеге дә туктатылган иде.

XS
SM
MD
LG