Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:43

Новосибирскида кабат "Себер йолдызларын" барладылар


Новосибирскиның “Мирас” балалар вокал ансамбле чыгыш ясый

Новосибирскиның “Мирас” балалар вокал ансамбле чыгыш ясый

11-12 апрель көннәрендә Новосибирскида "Себер йолдызлары" татар сәнгате фестивале булып узды. Фестиваль быел сигезенче мәртәбә оештырылды.

Фестивальнең төп оештыручылары Өлкә татар мәдәният үзәге, Өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте, “Алтын йолдыз” клубы яшьләре, Өлкә мәдәният министрлыгы һәм шәһәр мәдәният идарәсе булды. “Бөтендөнья татар конгрессыннан һәм Федераль татар милли-мәдәни мохтариятеннән дә ярдәм булды”, - диде Новосибирски өлкә татар мәдәният үзәге директоры Роза Тихомирова.

Быелгы фестивальнең географиясе, башка еллардагы кебек киң булды. Катнашучылар Иркутски төбәгенең Черемхово шәһәреннән, Олой һәм Хареты авылларыннан; Омски, Томски шәһәрләреннән; Кемерово төбәгенең Кемерово, Прокопьевски һәм Кисилевски шәһәрләреннән; Новосибирски өлкәсенең Чаны, Куйбышев, Бараба, Уба һәм Каргат авыл-районнарыннан һәм Новосибирскиның үзеннән; Казакъстан республикасының Семей шәһәреннән килгән иделәр. Катнашучылар саны 300гә якын булды.

“Себер йолдызлары” фестивалендә Казаннан да кунак булды - Бөтендөнья татар конгрессы юлламасы белән Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров килде.

Жюри

Жюри

Катнашучыларның башкару осталыкларын мәдәният, мәгариф һәм сәнгать белгечләреннән торган мәртәбәле жюри бәяләде. Аларны санап киткәндә: Әмир Гареев – жюри рәисе, “Себер татарлары ассоциясе” рәисе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре; Габдулхак Ахунжанов - Семей шәһәренең Татар сәнгате мәктәбе директоры, Татарстанның атказанган сәнгать һәм мәдәният хезмәткәре; Рөстәм Закиров - Татарстанның халык артисты; Кәрим Камалетдинов – композитор, Татарстанның композиторлар берләшмәсе әгъзасы, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләр лауреаты; Гөлсинә Әхмәрова – Татарстанның атказанган укытучысы, Омски татарларының “Татар дөньясы” газетасы мөхәррире; Гүзәлия Чумарова – Омски өлкәсе “Мәдәният” татар милли-мәдәни мохтариятенең башкарма рәисе, “Алмаз” төркеме хореографы; Фәридә Галиулина – жюри сәркатибе, Новосибирскиның “Алтын йолдыз” татар яшьләре клубы әгъзасы.

Фестиваль барышы

Фестиваль Новосибирскиның “Евразия” театр-концертлар залында (элекке “Төзүчеләр” мәдәният сараенда) барды. Беренче көнне, гадәттәгечә, җыр бию, нәфис сүз, музыка коралларында уйнау буенча бәйгеләр үткәрелде, һәр номинация буенча җиңүчеләр билгеләнде һәм икенче көнне фестиваль кысаларында оештырылачак йомгаклау концертына катнашучылар сайланды.

Балалар бии

Балалар бии

Катнашучылар күп булу һәм беренче көнне кайбер коллективларга чыгыш ясарга вакыт җитмәү сәбәпле, жюри бәйгене икенче көнне дә дәвам итәргә карар кылды. Беренче көн бәйгесе тәмамлангач, кунакларны һәм катнашучыларны Өлкә татар милли мәдәни мохтарияте урнашкан бинага алып бардылар. Анда чәй өстәле артында аралашу, якыннан танышу, фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу барды. Хуҗалар да, кунаклар да очрашудан канәгать калулары турында белдерделәр, “без биредә яңа дуслар таптык” диючеләр күп булды.

Әмир Гареев катнашучыга диплом һәм бүләк тапшыра

Әмир Гареев катнашучыга диплом һәм бүләк тапшыра

“Быелгы фестиваль узганнарыннан яшь катнашучыларның күп булуы белән аерылып торды. Мине бу бик шатландырды. Томскидан килгән “Күбәләк” ансамбленең чыгышы бер генә кешене дә битараф калдырмагандыр. 4-5 яшьлек балалар матур итеп, бии-бии татарча җырладылар. Аларның осталыклары шаккатырды безне. Башка төбәкләрдән килгән нәниләр дә фестивальнең бизәкләре булдылар. Балаларның күп булуы, әлбәттә, милләтебезнең киләчәге булуына өмет тудырмый калмый”, - диде жюри рәисе Әмир Гареев.

Казакъстанның Семей шәһәреннән килгән Снежана Кузнецова скрипкада уйный, баянда Габдулхак Ахунжанов

Казакъстанның Семей шәһәреннән килгән Снежана Кузнецова скрипкада уйный, баянда Габдулхак Ахунжанов

Семей шәһәренең Татар сәнгате мәктәбе директоры Габдулхак Ахунжанов сүзләренчә, бәйгедә катнашучылар арасында көчле җырчылар да, биючеләр дә күп булган. “Шунысы күңелгә ятышлы булды – бәйгедә күрсәтү өчен күпләр борынгы татар халык көйләрен сайлаган иделәр. Бу инде борынгы җырларыбыз югалмас, сакланып калыр дигән өмет тудыра”, - ди Габдулхак әфәнде.

Татарстанның халык артисты Рөстәм Закировның фикерен җиткерү дә урынлы булыр:

Сәхнә түрендә җырчы Рөстәм Закиров

Сәхнә түрендә җырчы Рөстәм Закиров

“Ерак Себердә яшәүче милләттәшләребез арасында оста башкаручыларны очратырмын дип өметләнмәгән дә идем. Бәйге барышында нәни артистларны, берсен- берсе уздырып чыгыш ясаган коллективларны күргәч, шаккаттым. Фестивальнең шундый югары дәрәҗәдә узуына шатланмый мөмкин түгел. Афәриннәр, Себер ягында яшәүче милләттәшләрем”, - дип фикерен белдерде Рөстәм әфәнде.

Гүзәлия Чумарованы бәйгенең бию номинациясендә яшьләрнең күп булуы сөендергән. Дөрес, кайбер чыгыш ясаучыларның аерым бию хәрәкәтләрен күрсәтү белән мавыгулары аны борчыган. “Ә бит биюләрдә халкыбызның милли үзенчәлекләре күрсәтелергә тиеш”, - ди Гүзәлия ханым.

Омски егете Шамил Аллагулов

Омски егете Шамил Аллагулов

Әлбәттә, жюрига 300гә якын катнашучы арасыннан иң оста башкаручыларны билгеләү җиңел булмагандыр. Жюри әгъзасы Гөлсинә Әхмәрова фикеренчә, чыгыш ясау өчен бирелгән кыска вакыт эчендә тулысынча осталыкны күрсәтү җиңел түгел. “Шул сәбәпле, һәрбер катнашучыга әйтер идем, үзеңне кайсы юнәлештә көчле дип саныйсың, шул юнәлешкә басым ясап, отышлы итеп күрсәтергә өйрәнергә кирәк.

Бәйгедә шанс ике бирелми. Менә бу бәйгедә дә кайбер мин белгән катнашучылар үзләренең көчле якларын күрсәтә алмадылар, нәтиҗәдә лаеклы дипломнарга ия булмадылар”, - ди Гөлсинә ханым.

Йомгаклау концерты

Бәйгеләр фестивальнең икенче көнендә дә дәвам итте. Көндезге сәгать 11ләрдә бәйгеләр тәмамланып, жюри тарафыннан һәр номинация буенча җиңүчеләр билгеләнде, йомгаклау концертына катнашучылар тәкъдим ителде. Алар, асылда, төрле номинацияләрдә призлы урыннар яулаган һәвәскәрләр иде.

Новосибирски өлкәсенең Уба районы сәнгатъкәрләре “Каз йолку” күренеше белән

Новосибирски өлкәсенең Уба районы сәнгатъкәрләре “Каз йолку” күренеше белән

Йомгаклау концерты да фестиваль барган “Евразия” театр-концертлар залында үтте. Керү ирекле булса да, тамашачы зал тутырып килмәгән иде. Оештыручылар фикеренчә, 600 кешегә исәпләнгән залда 400гә якын гына тамашачы булгандыр.

Йомгаклау концерт програмы үзенчәлекле итеп төзелгән иде. Башта сәхнәгә Татарстанның халык артист Рөстәм Закиров чыкты. Ул халыкны бәйрәм белән тәбрикләде, аннары үзенең матур җырларын бүләк итте.

​Рөстәм Закировтан соң сәхнәгә кулларына шарлар тоткан, милли киемнәр кигән, “Балалар хоры” номинациясендә беренче урын яулаган Томскиның “Күбәләк” ансамбле нәниләре чыкты. Алар “Бәйрәм бүген” дигән җыр башкардылар. Әлеге җыр астында сәхнәгә фестивальдә катнашкан барлык коллективлар күтәрелде.

Аннары сәхнәгә Новосибирски Өлкә мәдәният министры Василий Кузин, “Себер татарлары ассоцияциясе” рәисе Әмир Гареев, Өлкә татар мәдәният үзәге рәисе Роза Тихомирова һәм жюри әгъзаләры чакырылды. Алар да халыкны бәйрәм белән тәбрикләделәр, уңышлы чыгыш ясауларын теләделәр.

Аннары концерт башланды. Берсен-берсе алыштырып, төрле шәһәрләрдән килгән коллективлар чыгыш ясады. Сәхнәдә моңлы җырлар да, дәртле биюләр дә күрсәтелде. Төрле уен коралларында уйнаучыларның да, нәфис сүз осталарының чыгышлары да тамашачы күңеленә бихуш килерлек иде. Гомумән, “Себер йолдызлары” фестиваленең йомгаклау концерты халык өчен чын мәгънәсендә бәйрәм булды.

Дипломнар тапшыру

Концерт тәмамланганнан соң бүләкләү тантанасы башланды. Аны Өлкә татар мәдәният үзәге җитәкчесе Роза Тихомирова һәм Өлкә татар милли мәдәни мохтарияте рәисе Әмир Гареев башкарды. Призлы урыннар яулаучыларга дипломнар һәм Федераль татар милли-мәдәни мохтарияте биргән бүләк – татар телен өйрәнү буенча видеокассеталар бирелде.

Омскиның “Умырзая” ансамбле җитәкчесе Юлия Атимгановага мэрия бүләге бирелде

Омскиның “Умырзая” ансамбле җитәкчесе Юлия Атимгановага мэрия бүләге бирелде

Беренче урыннар яулаган кайбер коллективларга Новосибирски мэриясеннән дә бүләкләр булды. Андый бүләккә “Вокаль ансамбльләр” номинациясендә беренче урынны яулаган коллективлар - Омскиның “Умырзая” татар-башкорт фольклор халык ансамбле һәм Томскиның “Ялкын” вокаль-инструменталь ансамбле ия булды. “Күмәк бию” номинациясендә беренче урын яулаган Омскиның “Алмаз” җыр-бию ансамбленә дә мэрия бүләге бирелде. Әлеге ансамбльләрдән тыш мэрия бүләге кайбер башка коллективларга һәм аерым башкаручыларга да тапшырылды.

Оештыручылар фикере

“Себер йолдызлары” фестиваленең төп оештыручысы булган - Өлкә татар мәдәният үзәге директоры Роза Тихомирова сүзләренчә, оештыручылар куйган максатларына ирешкәннәр.

Төрле төбәкләр җырчылары бер сәхнәдә

Төрле төбәкләр җырчылары бер сәхнәдә

“Кайбер җитешсезлекләргә игътибар бирмәгәндә, фестиваль уңышлы узды дпи әйтергә була. Чит төбәкләрдән килгән коллективларга хөрмәт күрсәтергә тырыштык, урнашу, туклану мәсәләләрен аларның үз хисапларына булса да, һәрвакыт контрольдә тоттык. Теләүчеләр өчен шәһәр буенча сәяхәт оештырдык. Өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте активистлары белән очрашу кичәсе оештыру да безнең өстә булды.

Дөрес, без ялгыз булмадык, безнең белән, кулга-кул тотынып, “Алтын йолдыз” клубы яшьләре эшләде. Гомумән, ниятләгән эшләр эшләнде, инде катнашучылар төбәкләренә таралды. Бер уңайдан фестивальдә катнашучыларның барсына да зур рәхмәт әйтәсем килә. Киләчәктә дә бергә-бергә күләмле чаралар үткәрергә язсын”, - дип, узган чарага карата фикерен белдерде Роза ханым.

Кайбер катнашучылар фикере

Новосибирски өлкәсенең Уба районынан килгән Гатия Әхмәдиева: “Мин район мәдәният йорты каршында эшләүче татар коллективларын җитәклим. Бу минем төп эшем түгел, үзем шифаханәдә эшлим. Клубта хезмәт хакым ярты күләмдә генә. Аңа да карамастан, клубка көн саен диярлек йөрим, эшемне бик яратам. Балалар белән шөгыльләнәм, аларны җырларга, биергә, татар телендә сөйләшергә өйрәтәм. Алардан тыш клубка яшьләр дә, өлкәннәр дә килә. Алар белән җыр, бию төркемнәре төзедек. Кайберләре белән бүгенге фествальгә килдек.

Новосибирски өлкәсенең Чаны районы җырчылары

Новосибирски өлкәсенең Чаны районы җырчылары

Уңышлы чыгыш ясаучыларыбыз да булды. “Нәфис сүз” номинациясендә Мөслимә Әхмәдиева, Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигырен сөйләп, беренче урын яулады, “Салават күпере” ансамблебез “Гаилә ансамбле” номинациясендә 2нче, “Тургай” бию төркеме “Күмәк бию” номинациясендә 2нче, “Тузганак” балалар төркеме 3нче урыннар яуладылар. Без моңа бик шатбыз. Димәк тырышуларыбыз юкка түгел,” дип шатлануын белдерде Гатия ханым.

Новосибирскиның Чаны районының Тармакүл, Кошкүл һәм Новопреображенко авылларыннан килгән һәвәскәрләр дә фестивальдә катнашуларына шатлар. “Без Новосибирскидан 400 чакрымнан да еракта яшибез. Ара ерак булу, финансның бик аз бирелүе сәбәпле фестивальгә балаларны һәм күп кенә катнашырга теләүчеләрне алып килә алмадык. Аз санда килсәк тә, кайбер уңышларга ирештек: “Нәфис сүз” номинациясендә Разия апа Хәмидуллина - 2нче, “Парлы җыр” номинациясендә “Миләшләр” төркеме 2нче, “Вокал-соло” номинациясендә яшь җырчы Луиза Ахтараева 3нче, “Авыл көйләре” төркеме 3нче урыннар яуладылар. Безнең өчен бу яхшы күрсәткеч”, - диделәр Чаны районыннан килгән катнашучылар.

Омскиның “Умырзая” татар-башкорт фольклор халык ансамбле сәнгаткәрьләренең уңышлары турында да әйтеп үтәргә кирәк. Бәйге барышында коллектив һәм аерым башкаручылар төрле номинацияләрдә дүрт 1нче дәрәҗәдәге, биш 2нче дәрәҗәдәге һәм өч 3нче дәрәҗәдәге дипломнарга ия булдылар. “Ирешкән уңышларыбыз өчен без ансамблебезнең яңа җитәкчесенә - Юлия Атимгановага рәхмәтлебез”, - диделәр “Умырзая” ансамблендә шөгыльләнүчеләр.

Омскиның “Умырзая” ансамбле җырлый

Омскиның “Умырзая” ансамбле җырлый

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG