Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәлим Җәләй: "Камал театры күтәренке чорын кичерә"


75 яшьлек Хәлим Җәләл: "Камал театры күтәренке чорын кичерә"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:54 0:00

75 яшьлек Хәлим Җәләл: "Камал театры күтәренке чорларын кичерә"

Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй 27 апрель Камал театрында 75 яшьлек юбилеен үткәрә. Ул Азатлык хәбәрчесе белән хәтирәләрен барлап, истәлекләре белән уртаклашты, театрга бәйле уй-фикерләрен җиткерде.

Хәлим абыйга 75 яшь тулса, аның Камал театрында эшли башлавына да быел 50 ел узган. Хәтирәләрен барлауны ул студент елларыннан, мөгаллимнәрен зурлап искә алудан башлады.

"Минем училищедагы укытучыларым гаҗәеп иде. Ширияздан абый Сарымсаков исемен әйтү генә ни тора! Ул безнең курс җитәкчесе, актерлык осталыгы буенча укытучыбыз. Ә тел буенча Габдулла абый Шамуков укытты: үзе мәсәлләр яза, үзе һәрвакыт сәхнәдән чыгыш ясый. Ширияздан абыйның ассистенты данлыклы Хөсәен абый Уразиковны да атамый мөмкин түгел. Шундый педагогларда белем алуым белән мин үземне бик бәхетле саныйм.

Театр училищесында укыганда ук, мин кайбер спектакльләрдә катнаша идем. 1965 елда тәмамлаганнан соң, Наил Әюпов белән икебезне Камал театрына эшкә кабул иттеләр. Кичә генә укырга кергән, кичә генә тәмамлаган кебек тоела, ә уйлап карасаң, инде 50 ел була икән", ди Хәлим Җәләй.

Кайбер өлкән буын эстрада артистлары 70тән узгач үзләренә игътибар җитмәүдән зарлана. Хәлим абый аша Камал театрындагы сәнгать әһелләренең дә пенсия яшендәге кәефләрен белергә булдык. Ул исә гомумән зарланырга яратмавын әйтте.

“Театрда эшләүгә карата канәгатьсезлек, зарлану сүзләре миннән ишетмәсләр. Эшли башлаудан алып, миндә рольләргә кытлык булмады. Һәрвакыт яшь идек. Матди ягы начар диярләр, ә кайда яхшы иде микән ул? Иң мөһиме - тик тормаска кирәк! Концертларда, язучы-шагыйрьләрнең юбилейларында чыгыш ясый идем, ул бит өстәмә түләү дигән сүз. Телевидениедә дә мин бик күп язмалар булдырдым”, ди халык артисты.

Бүген күпчелек халык эстрада концертларын карый, театрга еш йөрми дисә, әңгәмәдәшебез фикеренчә, Камал театрына да тамашачы игътибары кимемәгән.

“Театрның күтәренкелек кичергән чорлары булды аның, хәзер дә шул халәттә ул. 60нчы еллар ахыры, 70-80нче еллар театр гөрләп яшәде. Хәтта тәрҗемә ителгән әсәрләрдән куелган спектакльләргә дә билетлар тиз сатылып бетә иде”, ди Хәлим абый. Бүгенге көндәге иң зур теләге - 75 яшьлек юбилеен матур итеп үткәреп җибәрү. “Исәнлек-саулык кирәк, таулар күчереп, арыслан тотарлык булмасак та, көчтән килгән кадәр эшләрбез дип өметләнәм”, дип саубуллашты безнең белән халык артисты Хәлим Җәләл.

Юбилей тамашасы 27 апрель Камал театрының зур залында кичке җидедә башлана.

Белешмә. Хәлим Җәләй 1940 елның 27 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туа. 1965 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. 1992 елда халык артисты исемен ала.

XS
SM
MD
LG