Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга Төркия парламенты башлыгы килде


Казанга Төркия парламенты башлыгы килде
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:55 0:00

Казанга Төркия парламенты башлыгы килде

Казанга Төркия парламенты башлыгы Җәмил Чичәк килде. 16 апрель Төркия һәм Татарстан парламентлары арасында хезмәттәшлек меморандумы имзалана.

Башта Мәскәүдә Русия Думасы рәисе Сергей Нарышкин һәм Федерация шурасы башлыгы Валентина Матвиенко белән (14-15 апрель) очрашулар уздырган Төркия парламенты рәисе Җәмил Чичәк 15 апрель кичендә Татарстан башкаласы Казанга килде. Аны Казан һава аланында Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.

Чичәк һәм аның белән килгән делегация 16 апрель иртәсендә IT-Park эшчәнлеге белән танышачак, "Казан" гаилә үзәгендә булачак һәм КФУда студентлар белән очрашачак. Аннан соң Татарстан парламенты утырышында да катнашачак.

Шул ук көнне Татарстан дәүләт шурасында Төркия парламенты белән Татарстан парламенты арасында хезмәттәшлекне күздә тоткан меморандумга кул кую көтелә.

Чичәкнең Казан сәфәре програмында шулай ук Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән очрашу да каралган.

Төркия парламенты рәисе Җәмил Чичәкнең Мәскәү һәм Казан сәфәрләре Төркия белән Русия арасында дипломатик мөнәсәбәтләрнең урнаштырылуына 95 ел тулуга багышлана.

Төркия делегациясе Казаннан 16 апрель кичендә китәчәк.

XS
SM
MD
LG