Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:38

Туган илдә тормыш шул кадәр яхшы икән – монда ни пычагыма дип килдегез соң сез?

Элекке Советлар берлеге илләреннән читтә урысча сөйләшүчеләр иң күп яшәгән ил – АКШ. Патша чоры мөһаҗирләреннән үк башлап исәпләгәндә аларның саны 7 миллион чамасы. Нью-Йорк тирәсендә генә дә урыс телле миллионга якын кеше яши.

Бу бик сөенечле хәл, әлбәттә. Әмма соңгы арада мине, мине генә түгел, күп кенә башка кешеләрне дә ниндидер урыс мөһаҗире феномены азаплый башлады бит әле. Әйдәгез, башта бу мөһаҗирләрнең кемнәр булуын барлап узыйк.

АКШта Европадан килгән урыс телле мөһаҗирләрнең бик зур өлеше яһүдләр булуы берәүгә дә сер түгел. Мин үзем дә шуларның берсе. Соңгы арада мин Русиянең бернинди юньле тормыш, перспектива булмаган, үзәктән читтә урнашкан шәһәрләреннән милләте белән урыс булган мөһаҗирләрнең бик күпләп килүенә игътибар иттем.

Шулай ук башка республикалардан килгән этник җәмгыятьләр дә бар. Алар барысы бергә бик шатланып урысча сөйләшә һәм җиңел генә уртак тел таба. Үзбәкләр, украиннары да, латыш, грузиннары да. Әмма хикмәт анда түгел.

Урысча сөйләшүче бу күпсанлы мөһаҗирләр бирегә төрлесе төрле визалар, рөхсәтләр белән килгән, килү белән үк дәүләттән төрле ярдәм, шул исәптән акча, бүләкләр ала башлаганнар. Мәктәп балаларыннан алып өлкәннәргә кадәр бушлай укыйлар яки икенче белем алалар. Еш кына өлкәннәргә фатирлар арендага бик зур ташламалы бәяләр белән бирелә. Ярлы мөһаҗирләргә бушлай ашау өчен талоннар таратыла. Шул кадәр күп итеп бирәләр ки, кайберләре талоннарын ризыкның ярты бәясе хакына сатып акча да эшли. Мөһаҗирләрне бушка дәвалыйлар, өлкәннәрне дәүләт акчасына ялланган кешеләр бушлай карый. Картларны табибка, кибетләргә бушлай такси йөртә. Аларның кәефен күрү өчен төрле махсус урыннар булдырылган, һәм алар аннан көне буе чыкмыйча үзара аралашып рәхәтләнеп яшиләр. Аларны бушлай диярлек урыс телевидениесе һәм радиосы белән тәэмин итәләр. Киендерәләр, авыруларга махсус ятаклар, инвалидларга инвалид арбалары бирәләр. Ялгыш таеп егылмасыннар дип өч ай саен резин табанлы махсус оекбашлар да бирә торалар. Хәтта җеназалар да дәүләт хисабына оештырыла – дин әһелен китертәләр, табут, зираттагы урын һәм кабер ташы өчен дә дәүләт түли.

Әлбәттә, яшьләр озак кына укый, эшли, аякка баса, салым түли һәм бу җәмгыятьнең бер әгъзасы булып китә. Аларга мин санап киткән бүләкләр бирелми. Әмма аларга бу кирәк тә түгел. Яшьләргә дәүләт җилкәсендә җан асрап яту түгел, тормышка юллама кирәк. Ә бу юллама бернинди дискриминациясез һәркемгә бирелә. Мондагы җәмгыять барлык мөһаҗирләрне бик тыныч кабул итә. Акцентыбызга да, менталитетыбызга да, үзебез белән алып килгән тараканнарыбызга да карап тормыйча, барыбызны да кабул иттеләр.

Сез менә Европадагы җәмгыятькә шулай кереп китеп карагыз әле. Гомердә алай булмаячак. Ә монда, бу яктан караганда – оҗмах. Әйе, иркенләп яшәр өчен күп эшләргә дә кирәк, әмма хезмәт хаклары да яхшы бит. Кыскасы – 99 процент очракта зарланырга бернинди урын юк.

Шуларның барсына ия була торып, социаль ярдәм һәм бүләкләр ала торып, яхшы эштә эшли, иң кыйбатлы машиналарда йөри, картларыбызны американ дәүләте җилкәсенә утырта торып БЕЗ НИГӘ ПУТИННЫҢ РУСИЯДӘГЕ ГАМӘЛЛӘРЕН ЯКЛАРГА ҺӘМ ШУЛ УК ВАКЫТТА АМЕРИКАНЫ СҮГӘРГӘ ТИЕШ ӘЛЕ?

Һаман да аңлый алмыйм – шундый хәерсез булу ул хәзерге яңа модамы әллә? Монда безгә беркем берни бирергә тиеш түгел бит. Безнең нәкъ менә шул Русиядәге яки Советлар берлегендәге тормышыбыз сәбәпле авыр булган хәлебезне кызганып качак дип кабул иттеләр. Заманында без үзебез ул илдән чыгып ычкыну турында күпме хыялланып яшәдек.
Әйе, аңлыйм, кайберәүләр дусларын, туганнарын, күңелләренә якын булган урыннарын сагына. Монсы нормаль күренеш. Тик менә безгә шундый мөнәсәбәт күрсәткән Америкага нәфрәт белән карауны һич тә аңлый алмыйм. Советлар берлеге дә, хәзерге Русия дә чынлыкта АКШның хәрби һәм сәяси көндәше булып тора. Без Русия белән инде икенче мәртәбә салкын сугыш хәлендә. Беркем дә бар Русиягә нәфрәт белән карарга чакырмый. Ни дисәң дә, ул безнең күбебезнең туган җире бит.

Һәркемнең үз зәвыгы, яраткан урыннары, көйләре, кинолары бар. Монсы бик яхшы, әлбәттә. Әмма, җәмәгать, сезгә инде АКШтагы тормыш ошамый, аңа нәфрәт белән карый башлагансыз икән, нигә әле төенчекләрегезне җыеп, кайдан килгән булсагыз, шунда кайтып китмәскә соң сезгә? Монда дәүләт акчасына яшәп ятып, шул ук вакытта Русиядә кызыл-көрән диктатура урнашуга атлаган саен кул чабып шатлану өчен шул кадәр оятсыз һәм ахмак булырга кирәк бит, ә?!

Сез нәрсәдән качып киткән идегез соң? Шәхсән минем үземнең китүемә сәбәп акча йә колбаса җитмәү түгел иде. Мин ул илдән гайрәтем чиккәнгә киттем. Анда кешене бөҗәк урынына сытып узарга һәм моны күрми дә калырга мөмкиннәр. Аңлавымча, барысы да аннан башлары кисәк кенә буталып китү аркасында түгел, ә конкрет җитди сәбәпләр белән киткән. Мөһаҗирлек – бик катлаулы нәрсә. Тора салып кына беркем дә кисәк урыныннан кузгалып китми. Һәм менә сез инде монда, урыс бардагыннан, сәяси системыннан, дорфалыгыннан һәм башбаштаклыгыннан котылдыгыз. Һәм хәзер Америкада бушлай тыгынып туйганнан соң сез күптән түгел генә үзегезне качып китәргә мәҗбүр иткән шул башбаштаклыкны яклап чыгасызмы?

Акылларын югалткан, яки беркайчан да аңа ия булмаган ватандашларыбызның нәкъ менә алар үзләре ташлап качып киткән нәрсәне яклап чыгуы бик оят хәл, әлбәттә. Туган илдә тормыш шул кадәр яхшы булган икән – монда ни пычагыма дип килдегез соң сез? Сезне беркем дә мәҗбүр итмәде һәм хәзер дә беркем тотып тормый бит. Өлкәннәрнең кыланышын аңлый алам әле – аларда картлык чире булырга мөмкин. Әмма безнең яшьтәге кешеләрне аңларга тырышасым да килми.

Бу турыда минем үз фикерем бар. Әгәр сез социаль акчага яшәп ятасыз һәм шул ук вакытта илне яманлап сүгәсез икән, сезгә социаль акчалар түләүне туктатырга кирәк. Ә Америкага дошман урыс фашистик режимын яклаган өчен АКШ ватандашлыгын кире тартып алып сезне Путинга бүләк итеп җибәрергә кирәк. Инвалид арбаларыгызны, колбасагызны, американ даруларыгызны алыгыз да яраткан ватаныгызда һәм КрымНашыгызда рәхәтләнеп яшәргә кайтып китегез. Ачыктан-ачык күренеп торучы бу бишенче колоннаны ныклап араларга һәм сез кем яклы дигән сорауны бик конкрет итеп куярга кирәк дип саныйм.

Ачыктан-ачык әйтәм, кирәк икән, мин үз гаиләмне һәм өемне саклар өчен хәтта Русиягә каршы да сугышка китәчәкмен. Сугыш кирәк булмас дигән өметтә калам әлегә, шулай да андый мөмкинлек һәрвакыт бар. Бу Русияне күрәлмаудан түгел, ә андагы режимны күралмаудан. Әгәр дә ул монда безгә куркыныч тудыра икән, мин аның безне юк итүен көтеп утырырга теләмим.

Башкалар да үз-үзләренә шул турыда сорау куярга тиеш. Әгәр дә аларның җавабы "белмим" була икән – һич тә икеләнмичә очкычка билет алырга тиешләр. Чын йөзегезне ачырга вакыт җитте.

Александр Флинт
блогер, Нью-Йорк

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG