Accessibility links

Уфада ачлык тотучы табиблар сафы кими


Ашыгыч ярдәм табиблары 4 апрель каршылык чарасында
Ашыгыч ярдәм табиблары 4 апрель каршылык чарасында

Уфаның Орджоникидзе районы ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясе табибларының каршылык чарасы башлануга тиздән бер ай була. Каршылыклар әле дә чишелмәгән.

Уфа шәһәре Орджоникидзе районының ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәте табибларының ачлык чарасы дәвам итә. Алар чараны 19 март башлаган иде. Элегрәк хәбәр итүебезчә, аны ярдәм күрсәтү станциясе башы Светлана Йосыпова башлады. Аңа тагы унбер кеше кушылды. Ләкин сафлар сирәгәя башлады. Өч кеше хәлләре авыраю сәбәпле, ачлык чарасын туктатырга мәҗбүр булды. Алардан иң беренче булып шәфкать туташы Марина Яугильдина унсигезенче көндә каршылык чарасын туктатты. Аннан соң фельдшер Владислав Зорин һәм 15 апрель фельдшер Илдар Садриев ач торуын туктатты.

Башкортстанның cәламәтлек саклау министрлыгы чарада катнашучыларның чыннан да ач утыруларын танулары турында белдерде. Шул ук вакытта, әгәр вазифаларына зыян китерсәләр, эштән алыначакларын да хәбәр итте. Чарада катнашучылар су эчә һәм глюкоза кадый, канга тукландыргыч сыекча тамыза.

Башкортстанның җәмәгатьчелек пулаты ашыгыч ярдәм хезмәте тирәсендәге хәлләрне тикшерү өчен махсус комисссия төзеде. Аның беренче утырышы 15 апрель узды. Иҗтимагый пулат рәисе Рәмил Бигнов хәбәренә караганда, комисссиягә һәр як вәкилләре кергән. Атап әйткәндә, башкаланың Орджоникидзе районы ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәте вәкилләре, Русия табиблары мәнфәгатен яклаучы бәйсез “Хәрәкәт” һөнәр берлекләре әгъзалары һәм республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы белән Уфаның ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәте түрәләре кергән. Комиссиянең беренче утырышы буенча яклар уртак фикергә килмәгән.

Каршылык чарасын уздыручыларның төп таләбе – башкаланың ашыгыч ярдәм хезмәте башы Марат Җиһаншинның вазифасыннан алынуы. Алар моны баш табибның басым ясавы, эзәрлекләве белән аңлата. Марат Җиһаншин китте. Ләкин бер айлык ялга. Баш табиб комисссия үзенең хаклы икәнен дәлилләячәк дигән ышаныч белдереп китте. Үзәк ашыгыч ярдәм хезмәте офисы урнашкан Киров районы прокуратурасы бу уңайдан тикшерү уздырып, каршылыкта бернинди эзәрлекләүләрдә булмавы турында хәбәр итте.

Каршылык чарасын башлаучы, Орджоникидзе районы ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясе башы Светлана Йосыпова сүзләренә караганда, ел башында халыкка 16 төркем ярдәм күрсәтсә, оптимальләштерү нәтиҗәсендә бүген аларны саны 8гә калган:

Светлана Йосыпова
Светлана Йосыпова

“Оптимальләштерү сылтавы белән 40 табиб һәм фельдшер кыскартылды. Каралган тәртипләр буенча бер төркем 10 мең кешегә ярдәм итү мөмкинлегенә ия дип исәпләнә. Безнең Орджоникидзе районында 200 мең кеше яши, аларга норматив буенча 20 төркем хезмәт күрсәтергә тиеш, ә без 8гә калдык. Безнең станциядәге 8 табибка кисәтү ясадылар. Уфадагы башка станцияләрдә мондый хәл күзәтелми. Монда төп сәбәп – шул кисәтү алучыларның барысының да “Хәрәкәт” дигән бәйсез һөнәр берлегенә кереп, үз хокуклары өчен көрәшүләрендә.”

Светлана Йосыпова Уфа шәһәренең ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәте башы Марат Җиһаншинның ялга китүен махсус уйланылган адым дип исәпли. Ул Азатлыкка шул сәбәпле, ачлык чарасын туктату ихтималлыгы турында да әйтте.

XS
SM
MD
LG