Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин 13нче тапкыр русияләр сорауларына "туры элемтә" вакытында җавап бирәчәк


Халыктан аеруча социаль-икътисад, торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре турындагы сораулар килгән.

Бүген "Владимир Путин" белән туры элемтә тапшыруы 13нче тапкыр уза. Русия президенты туры эфирда журналистлар һәм гади кешеләр сорауларына җавап бирәчәк.

Быел сорауларны телефон аша яки хәбәр буларак кына түгел, ә видео төшереп операторларга да җибәреп була. Гадәттәгечә Русия төбәкләрендә һәм басып алынган Кырымда хакимият телекүперләр оештыра.

Элегрәк президент сүзчесе Дмитрий Песков инде сораулар бирү башланганның беренче көнендә, ягъни 9 апрельдә ике миллионга якын сорау килгәнен әйткән иде.

Беренче чиратта русияләрне социаль-икътисад, торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре борчый, шулай ук халыкара хәл, аерым алганда Украинадагы вәзгыять, АКШ һәм Кытай белән мөнәсәбәтләр тирәсендәге хәл кызыксындыра.

Русия президенты Владимир Путин белән беренче сөйләшү 2001 елның 24 декабрендә узды. Ул вакытта президентка 400 мең сорау килде. Ике сәгать ярым туры эфирда ул аның 46сына җавап бирде. Узган елны Путин белән туры эфир дүрт сәгатьләп барды. Шул вакытта ул 81 сорауга җавап бирде, аның 35 Кырым, Украинага кагылышлы иде.

Шулай ук Путинга үз видеосоравын американ махсус хезмәтләренең элекке хезмәткәре Эдвард Сноуден да җибәргән.

XS
SM
MD
LG