Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты Русиядәге кеше хокуклары вәкиле белән очрашты


Русиядәге кеше хокуклары вәкиле Элла Памфилова Казанга килде.

Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Русиядә кеше хокуклары вәкиле Элла Памфилова белән очрашты.

Татарстан президенты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, очрашу барышында Миңнеханов белән Памфилова Татарстанда кеше хокуклары вәкиле институты эше, төбәктә кеше хокуклары үтәлеше мәсьәләләре хакында фикерләшкән.

Элла Памфилова Казанга Идел буе федераль бүлгесе субъектларында Кеше хокуклары вәкиленең координация шурасы утырышында катнашу өчен килде.

XS
SM
MD
LG