Accessibility links

Кайнар хәбәр

Die Welt: Берлин хакимиятләре "Төнге бүреләр" йөрешенә рөхсәт бирмәячәк


2011 елда Новороссийскида "Төнге бүреләр"гә ул чактагы премьер-министр Владимир Путин да кушылган иде
2011 елда Новороссийскида "Төнге бүреләр"гә ул чактагы премьер-министр Владимир Путин да кушылган иде

"Төнге бүреләр" 25 апрель-9 май Мәскәү-Мински-Брест-Вроцлав–Брно–Братислава–Вена—Мүнһен–Прага–Торгау–Карлсхорст–Берлин йөрешенә чыга.

Германиядә чыгучы Die Welt басмасы язуынча, Берлин хакимиятләре 9 май Җиңү бәйрәменең 70 еллыгы уңаеннан "Төнге бүреләр" ​оештырган мотоцикл йөрешенә рөхсәт бирмәячәк. Хакимиятләр рөхсәт сорап әлегә мөрәҗәгать итүче булмады, дип хәбәр итте.

"Төнге бүреләр" 25 апрель Мәскәүдән Берлинга кадәр сәфәргә чыга. Аларның юллары Мински, Брест, Вроцлав, Брно, Братислава, Вена, Мүнһен, Прага, Торгау һәм Карлсхорст шәһәрләре аша үтәчәк.

Кичә Польша хөкүмәте башлыгы Эва Копач бу йөрешне "провокация" дип атады. Европа илләрендә байкерларны кертмәскә чакырулар ишетелә.

АКШ һәм Төркиядә дә Җиңүнең 70 еллыгына чаралар оештырыла.

XS
SM
MD
LG