Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байкал артында янгыннар мәйданы икеләтә артты


Байкал арты төбәгендәге Смоленка авылына килеп җиткән янгын
Байкал арты төбәгендәге Смоленка авылына килеп җиткән янгын

Байкал арты краендагы янгыннар мәйданы бер тәүлек эчендә икеләтә зурайды.

Дәүләт урман хезмәте белдерүенчә, пәнҗешәмбе иртәсенә янгыннар мәйданы инде 104 мең һектарга җиткән булган. Крайның 22 районында урманнар яна.

Чита тирәсендә хәл аеруча куркыныч. Байкал арты ихтыярилары берлеге вәкиле Ольга Кожемякова андагы хәлне “коточкыч” дип бәяләде.

“Гринпис Русия” оешмасының урман бүлеге җитәкчесе Алексей Ярошенко Байкал арты төбәгендәге хәлне илдәге иң авыр хәл дип атады. “Гринпис” мәгълүматларына караганда, урманнарда янгын мәйданы 150 мең һектарга җиткән. Кешеләр Читадан һәм якындагы башка шәһәрләрдән ашыгыч рәвештә китә.

Чәршәмбе көнне Читада төбәк хакимиятләренең янгыннарга каршы чаралар күрмәвенә протест чарасы узды. Анда катнашучылар ил президенты Владимир Путинга видеомөрәҗәгать әзерләп җибәрде.

Байкал арты тәртип саклау оешмалары ваемсызлык гаепләве белән җинаять эше ачты. Крайның дәүләт урман хезмәте башлыгы вазифасын башкаручы Руслан Балагур тоткарланды. Өч көн эчендә бу янгыннарга бәйле рәвештә барлыгы 25 җинаять эше ачылган.

XS
SM
MD
LG