Accessibility links

Татарстан мөфтияте язучы-шагыйрьләрнең дингә игътибарын арттырмакчы


Татарстан мөфтияте язучы-шагыйрьләрнең дингә игътибарын арттырмакчы
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:08 0:00

Татарстан мөфтияте язучы-шагыйрьләрдә дингә игътибарны арттырмакчы

15 апрельдә Татарстан диния нәзарәтендә язучы-шагыйрьләр катнашында "Коръән һәм әдәбият" дип аталган очрашу үтте. Әлеге чаралар белән мөфтият каләм ияләренең ислам диненә игътибарын арттырмакчы.

Диния нәзарәтендәге очрашуны мөфтиятнең яшьләр эшләре бүлеге оештырды һәм чараны бүлекнең җитәкчесе Айгөл Биктимерова алып барды. “Коръән һәм әдәбият” турында сөйләшергә Татарстан язучылар берлегеннән һәм “Әллүки” иҗат берләшмәсеннән дингә игътибарлы булган, үз иҗатында дини мотивлар кулланган төрле буын язучы-шагыйрьләр җыелды.

Очрашуда катнашкан язучы Рабит Батулла белдергәнчә, татар иҗатын ислам диненнән башка карау мөмкин түгел.

“Каләмгә тотынган кеше (ә каләм - гарәп сүзе, Аллаһ сүзе дигәнне аңлата) динне белергә тиеш. Үз динеңне, чит динне белми торып, нинди бөек әсәр яза алырсың икән? Тарихыбызны, әдәбиятыбызны борынгыдан белмәгән мулла мөселманнарга һәм килгән кешеләргә нинди вәгазь укыр иде икән? Коръәннең фәлсәфәсен ничек аңлата алыр иде икән ул? Бик күп проблемалар монда. Әдәбият белән дин, инаныч бергә кушылырга тиеш. Бу - беренче адым. Ярый ла 50-60 ел элек яшәгән язучыларыбыз мәдрәсә бетергәннәр, динне яхшы белгәннәр. Без исә совет чорында тәрбияләнгән, диннән аерылдык, инде якынаерга вакыт. Диния нәзарәтенең яшьләр, әдәбият, сәнгать кешеләре белән эшләвен бик хуплыйм. Бу эш-гамәлләр, һичшиксез, нәтиҗәле буласына ышанам”, ди Рабит Батулла.

“Шундый бай язма әдәбиятка ия булган халыклар бик сирәк, шуңа күрә без моның белән горурлана алабыз, горурланырга тиеш. Мең ярым еллык әдәбиятның зур гына өлеше ислам диненә бәйле. Белгәнебезчә, болгар бабаларыбыз бу динне рәсми рәвештә 922 елда кабул иткән. X гасырдан XX гасыр башына кадәр булган әдәбиятны дини дип әйтсәк тә була”, диде очрашуда катнашкан мөфтиятнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров.

Кичәдә шулай ук Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт һәм “Әллүки” иҗат төркеме вәкилләре чыгыш ясады. Оештыручыларның максаты - каләм ияләренең ислам диненә игътибарын арттырып, Язучылар берлеге белән элемтәләрне ныгыту иде.

XS
SM
MD
LG