Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда мәгълүмат "иләге" кем кулында?


Русиядә федераль дәрәҗәдә дә, төбәкләрдә дә мәгълүмат чараларын контрольдә тотучылар, ни язарга, ни язмаска икәнлеген әйтеп торучылар бар.

Март ахырында "Аноним интернационал" дип аталган хакерлар төркеме 40 меңгә якын SMS-ны дөньяга таратты. "Медуза" әлеге SMS-лар 2012 елның көзеннән 2014 елның кышына кадәр Русия президенты администрациясендә инетрнетны баккан Тимур Прокопенконың кесә телефоннан суыртылган булырга мөмкин дип яза.

SMS-лар арасында Прокопенконың мәгълүмат чараларына, мисал өчен, бизнесмен Михаил Прохоровның РосБизнесКонаслтинг (РБК) медиа төркеменең редакция сәясәтенә йогынты ясарга омтылганнары да бар. Түрә Мәскәү Кремленә якын политолог Константин Костин "чарасына теләктәшлек күрсәтергә" чакыра. Шулай ук РБК "Себерне федеральләштерү" маршын Русия хакимиятенең тыюы, Баш прокуратура һәм Роскомнадзорның "Вконтакте"да бу чарага багышланган битне ябып куюы, Русиянең Украина көнчыгышына җибәргән һуманитар кәрванындагы машиналарның яртысы буш булуы турында хәбәр иткәч, Прокопенко РБКның генераль директоры Николай Молибогны әлеге мәгълүматларга игътибарлырак булырга чакыра.

"Би-би-си"да "Себерне федеральләштерү" маршы турында мәкалә чыккач Прокопенко Роскомнадзор җитәкчесе урынбасары Максим Ксензов белән бу мәгълүмат чыганагының Русиядәге эшчәнлеген тыю турында да сөйләшәләр. Прокопенко әлеге гамәлгә җавап йөзеннән Russia Today-нең Лондондагы бүлегенә дә зыян килергә мөмкин дип шикләнгәч, "Би-би-си"-га тимәскә булалар.

Аңа кадәр оппозиционер Алексей Навальныйга карата нинди чаралар күрүне дә Прокопенко һәм Ксензов икесе хәл иткән була һәм башкалар.

Русиянең һәр төбәгендә дә интернетны һәм мәгълүмат чараларын үз кармагына эләктереп аңа йогынты ясап, нәрсә язарга яраганны-ярамаганны кисәтеп утыручылар бар. Мәгълүматны "иләктән үткәрүче" система булдырылган дип тә әйтергә була һәм әлеге иләк төбәктәге бер түрәнең кулында.

Шимбә киңәшмәсе. "Киленем син дә тыңла"

Татастандагы мәгълүмат чаралары да ныклы күзәтү астында. Вазгыятькә, булган вакыйгаларга карап мәгълүмат чараларына тыюлар көчәергә йә булмаса йомшый төшәргә дә мөмкин. Татар телендә басылган газет-журналларның сәясәткә, дингә караган, зур түрәләр телгә алынган, милләтчеләр оештырган чаралары турында язылган мәкаләләре урысчага тәрҗемә ителә һәм югарыга җиткерелеп тора.

Аеруча игътибарга лаек темалар да бар. Әгәр Татарстан президенты берәр вакыйгада катнашса йә булмаса берәрсе белән очрашса, хөкүмәт канаты астындагы мәгълүмат чаралары җитәкчеләре "моны ничек яктыртабыз", "нинди фото куябыз" дип югарыдагылар белән киңәшә. Кайвакыт мөхәррирләргә өстән "менә бу очрашуга бик зур игътибар бирмәскә", "ә моңа аеручы зур игътибар кирәк" дигән киңәшләр дә төшә.

Татарстандагы хакимият карамагындагы иң абруйлы дип исәпләнгән басмалар "Республика Татарстан", "Ватаным Татарстан", радио-телевидение ширкәтләре "Яңа гасыр" һәм "ГТРК Татарстан", интернет мәгълүмат чыганагы "Татаринформ" җитәкчеләре һәр атнаның шимбәсендә республика җитәкчесе үткәргән хөкүмәт киңәшмәсендә катнашырга тиеш. Бу киңәшмә вакытында баш мөхәррирләр киләсе бер атна эчендә нинди әһәмиятле вакыйгалар булачагын күңелләренә сеңдерә.

Республика җитәкчесенең кайсы министрны, кайсы түрәне тәнкыйтьләвен дә колагына элеп куя. Димәк, бу араларда гына бу түрәне мактарга һич кенә дә ярамый дигән нәтиҗә чыгара алар. Әлеге җыелышлар баш мөхәррирләргә хөкүмәтнең һәм президентның теге йә бу түрәгә булган мөнәсәбәтен дә күрсәтеп тора.

Әлеге шимбә көнне үтә торган җыелыш тәмамланып таралышкан вакытта, йә булмаса берәр җирдә очрашканда берәр түрә баш мөхәррирләргә дустанә рәвештә "сез моны нәрсә дип бастыгыз инде" дигән сымаграк шелтә белдерергә дә мөмкин.

2015 елда башлыкларны тәнкыйтьләргә ярамый

Хөкүмәт карамагындагы һәр мәгълүмат чарасының бүлек башлыклары дүшәмбе көнне үзләрендә киңәшмәгә җыела. Гадәттә бу киңәшмәне җитәкче үзе, йә булмаса аның теге йә бу тармакны, мисал өчен, радио һәм телевидениене багучы урынбасары үткәрә. Гадәттә бу киңәшмә "летучка" дип атала. Нәкъ менә шушы летучка вакытында атна эчендә яктыртыласы төп темалар барлана. Җитәкчеләр бу киңәшмәгә кадәр хөкүмәттән төшкән атналык эш планы белән танышып куйган була инде.

Хөкүмәт оештырган чараларга берсүзсез һәрвакыт яшел юл. "Летучка"да һәр редакция үзенең эш планын укып чыга. Исемлеккә тыелган темалар да эләккән булса, җитәкче "моны язарга, күрсәтергә ярамый" дип ачыктан-ачык әйтә.

Татарстанда 2015 елда тыелган темалар да бар.

1. Машина кую урыннары турында тәнкыйть сүзе әйтергә ярамый, алар бары тик макталырга гына тиеш.

2. Район башлыкларын тәнкыйтьләү, алар турында начар сөйләү ярамый, чөнки алда сайлаулар тора. Башлыклар бары тик макталырга гына тиеш.

3. Кырымны тәнкыйтьләргә ярамый, бары тик уңай итеп кенә язарга, сөйләргә һәм күрсәтергә. Бакчасарай районын баккан Татарстанның ярымутраудагы эшчәнлеген мактарга.

Республикада һәм татар дөньясында берәр көтелмәгән хәл булса көне-сәгате белән өстән күрсәтмәләр төшеп тора. Мисал өчен, "Адмирал" янгач һәлак булучылар турында бары тик рәсми саннар гына бирү, янгынчыларны яхшы эшләделәр дип мактап язу гына рөхсәт ителде. Башкортстандагы Бәләбәй татар гимназиясенең директоры Нурмөхәммәт Хөсәенов эшеннән алынгач һәм Килем татар үзәге тирәсендә вазгыять катлаулангач Татарстанда бу хакта сүз куерту тыелды һәм башкалар.

Русия җитәкчелегенә, татарлар да яшәгән төбәкләрдәге түрәләрнең күңелләренә хуш килмәгән, әмма Татарстанда хупланган темалар да бар. Аларның берсе төбәкләрдә татар татар мәктәпләрен ябу мәсьәләсе.

Редакцияләр үз теләкләре белән чыгып китеп барып тикшереп язып кайта ала торган темалар да бар, әмма алар бик аз. Берсе юлсызлык булса, икенчесе торак-коммуналь хуҗалыктагы җитешсезлекләр. Ә калган очракта һәр чара һәм түрәләр макталырга гына тиеш.

2012 елның җәендә Татарстанның элекке мөфтие Илдус Фәиз машинасы шартлатылгач һәм Татарстан диния назәрәтенең уку-укыту бүлеге башлыгы Вәлиулла Ягъкуб атып үтерелгәч мәгълүмат чараларына исемлек килеп төшә. Бу исемлектәге кешеләр өч төркемгә бүленә. Беренче төркемдә телгә алырга, күрсәтергә ярамый торганнар була. Икенче төркемдәгеләрне телгә алырга ярый, әмма аларның фикерләрен бирү ярамый. Өченче төркемдәгеләрне күрсәтергә дә, алар турында язарга да ярый һәм алар белән интервью да эшләү рөхсәт ителә.

Хәзер Татарстандагы журналистларга Украинадагы вазгыять турында дөресен язу гына түгел, ә социаль челтәрләрдә Украинага теләктәшлек белдергән язмаларны хуплау да тыела. Шунда ук түрәң шалтыратып кисәтәчәк.

Татарстан журналистлары сүзләренчә, мәгълүмат чараларына кагылган иң соңгы сүзне президент идарәсе башлыгы Әсгать Сәфәров, Татарстан президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты башлыгы Александр Терентьев әйтә.

XS
SM
MD
LG