Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:13

Русияләрнең яртысына якыны Путин белән “туры элемтә”не “күз буяу” дип саный


Русияләр Путин белән "туры элемтә" форматыннан туйган, ди белгечләр.

Русияләрнең яртысына якыны президент Путинга сорау бирергә теләмәвен әйтте, ә “туры элемтә”не “күз буяу” дип белдерде. Бу хакта “Җәмәгатьчелек фикере” фонды уздырган сораштыру нәтиҗәләренә нигезләнеп "Коммерсант” яза.

Фонд президенты Александр Ослон сөйләвенчә, сорау бирергә теләмәгән 46% халыкка “Путинны яратмаучылар төркеме”, “үз проблемалары президент түгел, ә торак-коммуналь хуҗалык җитәкчесе” дәрәҗәсендә икәнне аңлаучылар һәм шулай ук “Үз соравын формалаштыра алмаучылар” керә.

Экспертлар русияләрнең кызыксыну булмавын “туры элемтә” форматыннан туюлары белән аңлата.

Путинга сорау бирергә теләүчеләр беренче чиратта халыкның бүгенге икътисади хәле белән кызыксыныр иде. Шулай ук респондентларны коррупция белән көрәш, эшсезлек, сәламәтлек саклау һәм торак проблемасын хәл итү борчый. Сораштырылганнарның бары бер проценты гына президентка “яклау белдерү һәм аның эшен хуплау сүзләрен” әйтергә тели.

Кичә Владимир Путин белән “туры элемтә” 13нче тапкыр узды. Ул дүрт сәгатькә якын барды. Күп кенә сәясәтчеләр аны чынбарлык хәлләрдән ерак торган күңелсез һәм ясалма булачак дип санап караудан баш тарткан.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG