Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлык комиссиясе Тукай бүләге иясен сайлый алмады


Азатлык радиосының бәйсез белгечләр төркеме Тукай бүләгенә ия булырдайларны сайлап карады.

26 апрельдә Казанда Шигърият бәйрәмендә Татарстанның мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә иң мәртәбәле бүләге – Тукай бүләгенә лаек булганнар игълан ителә. Тукай бүләгенә лаекларны сайлап алучы махсус комиссия бар. Аңа түрәләр һәм Татарстандагы иҗат берлекләренең рәисләре кергән. Быелгы Тукай бүләген сигез кеше һәм иҗат төркеме дәгъвалады. Азатлыкта аларга тавыш бирү мөмкинлеге дә булдырылды.

Азатлык радиосы Тукай бүләген дәгъвалаучылар исемлеген бәяләү, бу исемлектән абруйлы премиягә лаекларны сайлап алу өчен үз комиссиясен булдырды. Бу төркемгә биш кеше: язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова; театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов; Тукай бүләге иясе, язучы Ркаил Зәйдулла; Тукай бүләге иясе, сәнгать белгече Мәхмүт Әхмәтҗанов; режиссер Илдар Ягъфәров керде.

Белгечләрнең Тукай бүләген дәгъвалаучылар арасыннан өч кешегә кадәр "лаек" дип күрсәтү мөмкинлеге бар иде. Әгәр биш белгечнең кимендә өчесе бер үк кешегә тавыш биргән булса, ул Азатлыкта Тукай бүләгенә ия дип табылган булыр иде. Бары тик ике белгеч кенә, Ркаил Зәйдулла һәм Нияз Игъламов исемлектән лаекларны атады, калганнар "лаеклар юк" дип белдерде.

Әдәбият, сәнгать, кино белгечләре әле моңа кадәр тәкъдим ителми килгән, үзләре күз алдында тоткан Тукай бүләгенә ия булырдайларны да барлады.

Нияз Игъламов, театр тәнкыйтьчесе:

Нияз Игъламов
Нияз Игъламов

– Исемлектә Тукай бүләгенә лаек бердәнбер әсәр бар, ул – "Алтын Урда". Әгәр без чынлап та Тукай бүләген иң югары, иң мәртәбәле һәм чынлап та Тукай асылы белән бәйле бүләк дип фикер йөртәбез икән, бу әсәр лаекларның бердәнбере, чөнки нигезләмәдә "аеручы күренекле эшләр өчен" дип язылган. Әмма бүләкне дәгъвалаучылар исемлегендә директор (Рәүфәл Мөхәммәтҗанов) булмаска тиеш, минемчә. Аның да күрсәтелүе сәеррәк тоела миңа. Алай булганда, безнең мәрхүм Шамил Закиров (Камал театрының элекке директоры) әллә кайчан ук алган булыр иде.

Мин Җәлил театры сәхнәсендә татар әсәрләре һәм, шул исәптән, Верди, Европаның башка классикларының әсәрләре дә ешрак уйналса иде дигән теләктә калам. Безнең театр хәзер Европада күбрәк көн күрә, шуңа күрә репертуардагы бөтен спектакльләр дә Казанда сирәк уйнала. Бу татар спектакльләренә генә түгел, ә бөтен әсәрләргә дә кагыла торган проблем. Нуриев, Шаляпин фестивальләренә кереп булмый дип тә язалар. Минемчә, һәр театрның аның социаль миссиясе бар һәм ул миссия үтәлергә тиеш. Беренче чиратта ул үзенең бөтен спектакльләрен Казан һәм Татарстан тамашачысына күрсәтергә тиеш.

Камил Кәримов минем өчен Тукай бүләгенә лаеклар арасында икенче урында тора. Әгәр шушы ике дәгъвалаучыга бирсәләр, мин канәгать булыр идем. Башкаларга килсәк, Клара Булатова бик өлкән булсын, әмма мин ул лаек түгел дип әйтә алмыйм, шулай да безнең арада аның шикелле алмаган бик күпләр бар әле.

Тукай 27 яшендә китеп бара. Өлкәннәргә тел-теш тидерергә теләмим, әмма бездә бик күп яшь шагыйрь-шагыйрәләр, рәссамнар һәм режиссерлар бар. Аларны беркем дә, беркайчан да ул исемлеккә кертмәячәк. Шул уңайдан мин Татарстан язучылар берлегенә ризасызлыгымны да белдерәм. Хәзер менә икенче тапкыр инде берлекнең яңа рәисе дә бу бүләкне үзенә алмакчы була. Минемчә, бу гадел түгел. Иҗаты лаеклы булса да, рәис булгач четереклерәк мәсьәлә бу. Рәфис Корбан үзе әйбәт кеше, яхшы җитәкче, әмма Тукай бүләге ул Тукай бүләге булырга тиеш.

1958 елда бирелгән премиянең исемлеге миңа үрнәк, эталон булып тора. Анда "Җилкәнсезләр" спектакле, "Шүрәле" балеты өчен, Әхмәт Фәйзи зур романы өчен һәм башкалар.

Өлкәннәр арасында да бүләккә лаеклар бар бит, аларның берсе – зур шагыйрь Газинур Морат. Әлегә аны күрсәтүче юк, чөнки аңа 70 яшь тулмады. Бүләкне биргәндә соңгы еллар да азмы-күпме булса да театр сәнгатендә гаделлек бар дип исәплим мин. Театр сәнгате – күмәкләшеп башкарган сәнгать булгангамы, бәлки шуннандыр, әмма өздереп кенә әйтә алмыйм. Соңгы ун елда Тукай бүләген алучылар, алар, минемчә, лаеклар.

Минем күз алдыма Газинур Морат, Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин – Тукай бүләгенә лаек өч шагыйрь килеп баса. Луиза Янсуар, Рәмис Әймәт тә бар. Һәм алар яшь булуга карамастан чынлап та лаеклар. Фән өлкәсендә дә лаеклар бар. Лаекларны табып була, әмма безнең сайлап алучылар, минемчә, бер яклы гына хәл итә димме? Нишләп бу кешеләр түгел, нишләп башкалар түгел, нишләп яшьләрне беркайчан да чыгармыйлар дигән сорауны куям мин аларга.

Ярый әле, Аллага шөкер, безнең балетыбыз һәм операбыз бар. Аннан яшьләрне бүләккә күрсәтеп була, чөнки аларның талантлары иртә ачыла, пенсиягә дә иртә чыгалар. 50-70кә җитмәгән язучы бу бүләкне бөтенләй дәгъвалый алмый дигән хис тә туа.

Тукай бүләге – башка милләтләр алдында татар турында ниндидер мәгълүмат бирә торган бүләк тә. Исемлек сайланганда бу ягын да онытмаска кирәк.

Фәүзия Бәйрәмова, язучы, җәмәгать эшлеклесе:

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

​– Дөресен әйткәндә, быелгы исемлек шактый йомшак. Мин үзем Тукай бүләген алучыларга, аларның иҗатларына бик зур таләпләр куям. Болар Тукай исемен күтәрерлек иҗатлар микән дигән сорауны куйдым барсына да. Шуңа күрә исемлек йомшак дигән фикер белән генә чикләнәм, аерым-аерым кешеләргә тукталып тормыйм. Без элекке елларда Тукай бүләген бөек, зур әсәрләре өчен шәхесләр алганны күреп өйрәнгән кешеләр.

Инде кемнәр лаек булып та алмаганнар дигәннән, Айдар Хәлим белән үземне әйтеп тә тормыйм, безгә барыбер аны бирмиләр. Моны әйтүдән мәгънә юк. Халык арасында ел саен безнең икебезне алырга лаек дип сөйлиләр, сөйләү белән кала ул, шуңа күрә бу теманы куертып тормыйм.

Хакимият белән дә, язучылар белән дә бик каты каршылыкта булмаган Тукай бүләген алырга лаекларны күрәм мин. Аларны шагыйрьләр төркеме, галимнәр төркеме дип бүлеп-бүлеп тә карар идем. Галимнәр дигәннән, монда сүз әдәбият галимнәре турында бара. Әдәби үсешне күзәтеп, аңа бәя биреп бара торган зур-зур галимнәребез бар. Мәсәлән, Хатыйп абый Миңнегулов, аннары ирле-хатынлы Зөфәр абый Рәмиев белән Резедә апа Ганиева. Алар Тукай, Исхакый томнарын әзерләделәр. Фоат абый Галимуллин да алмыйча китте. Тәлгать Нәбиуллин да шушы галимнәр исемлегенә керә ала. Галимнәр төркеме турында да уйланырга вакыт. Олы галимнәр болар, олы буын.

Аннан Тукай бүләген алырга лаеклы шагыйрьләр төркеме бар. Әйтик, Азнакайда яшәп иҗат итүче Илдус Гыйләҗев. Аның шигырьләре бик милли рухлы, татарның рухын күтәрә торган, дәүләт бәйсезлеге өчен көрәшкә рухландыра торган. Алар йөрәк ярсуы белән язылган шигырьләр. Равил Рахмани бик нечкә, Дәрдмәндләр стилендә яза торган шагыйрь. Әдәбият томлыкларын әзерләп утыра, зур галим дә. Аны да күрсәтергә вакыттыр дип уйлыйм. Һәм, әлбәттә, Газинур Морат! Шигырьләре көчле, милли рухлы, үзе дә, иҗаты да икейөзле түгел. Алар белән бергә янәшә Рәниф Шәрипов килә. Ул бик күренми, әмма аның язмышы да, иҗаты да Фәнис Яруллин белән янәшә куярлык. Аның бик милли рухлы шигырьләре бар. Аны да милләткә дә, шушы Тукай бүләген бирүчеләргә дә күрсәтә башларга кирәк. Прозаиклар турында әлегә дәшмим.

Мин сәнгать өлкәсендә үзебезнең милли тарихыбызны, милли киемнәребезне, милли моңнарыбызны зур дәрәҗәдә дөньяга җиткерә алган үзебезнең җыр һәм бию ансамблен хөрмәт иттем. Аларның чыгышларында тарихны да, язмышыбызны да күрдем. Ансамбль бу бүләкне алды инде. Бу ансамбльнең озак еллар дәвамында хормейстры булып эшләгән Венера Гәрәева гел читтә калып килде. Ул җыр-моң сәнгатенә милли шәкертләр әзерләп утыра. Күпме еллар ансамбльнең хоры белән җитәкчелек итте, хәзер дә ул анда эшләп йөри, ярдәм итә, киңәшләрен бирә һәм татар әдәбиятен, татар мәдәниятен, мин татар сәнгатен бөтен нечкәлекләре белән белгән бүтән белгечләрне күрмим. Ул да инде 70-не узды, әмма хезмәте күрелмәде, бәя бирелмәде. Мин Тукай бүләген үзебезнең милли сәнгатебезне, милли тарихыбызны, милли язмышларыбызны чагылдырган оешма һәм шәхесләргә бирер идем.

Әгәр бүләкне бирүчеләр шушы шагыйрьләргә, әдәбият галимнәренә, Венера Гәрәевага бирү турында уйлый башласалар, ул инде татар тормышына да гаделлек килә дигән сүз булыр иде. Ә хәзергә Тукай бүләге гадел бирелми.

Ркаил Зәйдулла, Тукай бүләге иясе, язучы:

Ркаил Зәйдулла
Ркаил Зәйдулла

​– Мин Клара Булатованы Тукай бүләген алырга лаек шагыйрә дип исәплим. Ул гомерен әдәбиятка багышлаган, татар әдәбиятына хезмәт иткән кеше. Татар шигъриятендә Клара Булатованың үз исеме, урыны бар һәм мәдәниятка өлеше кечкенә түгел. Быел Клара Булатованы мәдәният министрлыгы үзе тәкъдим итә, алар да аның лаек икәненә төшенгән. Клара Булатованы мәгърифәтче дип тә атарга була, ул гомере буе мәктәптә укыткан. Татар мәгарифе белән татар әдәбияты, дөресен генә әйткәндә, бер кошның ике канаты бит. Бу яктан караганда да Клара апа Тукай бүләгенә, әлбәттә, лаек.

Мин Камил Кәримовны зур прозаик дип саныйм. Тел, сюжет төзү җәһәтеннән булсын, ул, иң мөһиме, ихлас яза. Язганда як-ягына каранып, өркеп язмый, үзенең фикерен үткәреп яза торган язучы.

Саный китсәң, калган намзәтләрдән дә әдәбиятка керткән уңай якларын табарга була. Ләбиб Лерон да миңа якын кеше, Рәфис Корбанны да балалар шагыйре буларак бөтенләй юк дип әйтеп булмый. Аңа рәислек урыны гына комачаулык итә. Түрәләрнең үзләрен күрсәтүе әхлак ягыннан да килешеп бетми. Рәискә үзен тәкъдим итү җиңелрәк бит аңа. Ул Тукай бүләген бирә торган комиссия әгъзасы да.

Мин язучылар берлеге идарәсендә Фәүзия Бәйрәмованы тәкъдим иткән идем. Элекке елларда идарә әгъзасы да кемнедер тәкъдим итә ала иде. Миңа кемдер "син бит "Шигърият остаханәсе" җитәкчесе бит, ник аннан (Бәйрәмованы) тәкъдим итмәдең" дип кычкырды. Мин бит Фәүзия Бәйрәмованы түгел, ә аның "Күчемхан" дигән романын тәкъдим иттем. Ләкин дүрт-биш кешедән кала башкалар мине хупламады һәм гомумән исемлеккә керттермәделәр.

Тукай бүләге ул халык абруе казанган кешеләргә бирелергә тиеш дигәннән, иң беренче чиратта, аның әдәбиятта һәм сәнгатьтә үз сүзе, үз йөзе бармы дигән нәрсә беренче урында торырга тиеш. Үз сүзе һәм үз йөзе булган кеше әле ул халыкка танылмаган да булырга мөмкин. Нобель бүләгенә ияләрне карасак, гадәттә исемен бөтенләй ишетмәгәннәр дә була. Нобель бүләге алгач аның китапларының тиражлары артып китә, исеме дә таныла һәм аны укый да башлыйлар. Дөрес, төрле язучылар бар, әлбәттә халыкка танылганары да булырга мөмкин. Паулo Коэльо бик нык укыла торган бразил язучысы, ләкин мин аны үзем әллә ни зур язучыга санамыйм. Халык күп укый дигән сүз ул язучының бөеклеген күрсәтми.

Мәхмүт Әхмәтҗанов, Тукай бүләге иясе, сәнгать белгече:

Мәхмүт Әхмәтҗанов
Мәхмүт Әхмәтҗанов

​– Мин быелгы исемлектән Тукай бүләгенә лаеклы кешеләрне белмим. Шәймиев үзенең 70 еллыгына җиде лауреат эшләгәч, бу бүләкне бар дип тә белмим. Минем үземнең юлымнан тайпылганым юк, теге дөньяга барганчы тугрылык юлымда калам инде.

Быелгы исемлектән... Бездә хәзер Чыңгызхан белән хәшәрәт иттереп уйныйлар. Мин операда Тукайны җырлатып маташуларына, аның биографиясен, тормышын бозып күрсәтүләренә нәфрәт белән карыйм. Инде быел Чыңгызхан заманына багышланган балетны ("Алтын Урда") тәкъдим итәләр. Анда бер генә татар көе дә юк. Шуңа күрә быелгы исемлектән лаеклылар бар дип әйтә алмыйм.

Ә инде лаек булып та ала алмый калганнарга килсәк, безнең Фәүзия Бәйрәмова һәм Айдар Хәлим бар. Алар дөреслек өчен көрәшче буларак та Тукай рухына якын кешеләр дип саныйм. Бәйрәмова – тамырына карап дөреслекне яза белә торган кеше. Аннары публицистик язмалары һәм хезмәтләре белән Айдар Хәлим дә бар безнең. Мин беренче кеше итеп Бәйрәмованы күрсәтер идем.

Илдар Ягъфәров, режиссер:

Илдар Ягъфәров
Илдар Ягъфәров

​– Бүләкләрне бирү кирәк. Бүләк бирүнең әһәмияте зур, әмма шул ук вакытта кимчелекле яклары да бар. Кешеләр Тукай бүләген алгач башка биеклеккә күтәреләбез дип уйлый. Миңа калса, җәмгыятькә файдалы һәм популяр булган әйберләрне һәрдаим эшләп тору кирәк. Безнең татар мәдәнияте хәзер үз эчендә кайнаган, кешеләр бары тик Тукай бүләге өчен, атказанган һәм халык артисты исеме алу өчен генә эшләгән кебек тоела. Татар мәдәниятендә көндәшлектә уңышка ирешү югалаган кебек.

Тукай бүләген кемнәргә бирер идегез дигәндә, мин үзем эшләгән өлкәдә бу бүләкне "Бибинур" фильмына бирер идем. Бу көчле әсәргә ничектер игътибар булмады.

Әдәбиятка килсәк, ул бөтенләй төссезләнде. Нидер языла кебек, әмма язучыларга ярдәм юк диярлек. Минем Тукай бүләген бирүче комиссия җыелгач милли мәдәниятебездән "ә кемгә бирергә соң" дип аптыраулары турында ишеткәнем бар. Хәзер бездә Камал театры һәм Тинчурин театры гына калды.

Рәссамнарны алсак, бөтенләй бәла, аларга ярдәм юк диярлек. Алар хәзер коммерсантлар кушканны гына эшләп утыра. Кино төшерүчеләргә килсәк, алар Мәскәүдә укып илһам алып кайткан кешеләр, аннан башка яши алмыйлар, әмма финанс булмаганга, егетләр үзешчән дәрәҗәдә, үзләре булдыра алган кадәр генә эшли.

Мин композиторлар дөньясыннан ерак кеше, миңа калса, анда да шул ук хәл дип беләм. Хәзер опера театры һәм симфоник музыкага гына ярдәм бар.

Данлыклы Тукай бүләген игълан итәләр, әмма татар мәдәниятендә аны бирердәйләр юк һәм исемлеккә кемнәр эләккән, шулар эченнән бирәләр.

Камал театрында куелган "Хуҗа Насретдин" әсәре Тукай бүләгенә лаек дип исәплим. Инде композиторларга килсәк, яшь композитор Радик Сәлимов бар, аны күрмәмешкә салышалар. Аның менә дигән "Җиде энҗе бөртеге" дип аталган әсәре бар. Хәзер яшьләргә дә игътибар итү кирәк.

Бүләк дигәннән, тагын бер ягына игътибар итәргә кирәк. Хәзер атказанган исемнәрне Мәскәүдән килгән актерларга бирә башладылар. Алар Казанга ярты көнгә килеп нидер җырлый һәм хөкүмәт Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе йә Татарстанның халык артисты дигән исемне бирә. Бу хәл татар мәдәниятен чын күңелдән яратканнарны, аңа хезмәт иткәннәрне кимсетү булып чыга.

XS
SM
MD
LG