Accessibility links

Кайнар хәбәр

29-30 апрель Әнкарада Татарстан мәдәният һәм икътисад көннәре үтәчәк


Әнкара татарларының Татарстан президенты белән очрашуы, 2014 елның ноябре
Әнкара татарларының Татарстан президенты белән очрашуы, 2014 елның ноябре

Төркия башкаласы Әнкарада 29-30 апрель көннәрендә президент Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстанның мәдәният һәм икътисад көннәре үтәчәк. 29 апрель Халыкара конгресслар һәм күргәзмәләр сараенда "Төрки дөнья күзлегеннән Татарстанның фотография һәм кул эшләре сәнгате" күргәзмәсе вә Татарстан сәнгатькәрләре катнашында мәдәни чара планлаштырылган.

2014 елда Әнкарага сәфәре вакытында Миңнеханов татарлар белән очрашуда Татарстанның читтә яшәүче татарлар белән элемтәләрне ныгытуы турында әйткән иде.

Бу атнада Казанда Төркия парламенты башлыгы Җәмил Чичәк булып китте. Чичәкнең Мәскәү һәм Казан сәфәрләре Төркия белән Русия арасында дипломатик мөнәсәбәтләрнең урнаштырылуына 95 ел тулуга багышланды.

XS
SM
MD
LG