Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президентның Себердәге вәкиле: янгыннар оппозиция эше була ала


Хакасиядә урман яна, 2015 елның 12 апреле
Хакасиядә урман яна, 2015 елның 12 апреле

Җомга иртәсендә Себердә 95 урында янгын дәвам итә иде. Аларның 77се Байкал арты төбәгендә.

Русия президентының Себердәге вәкиле Николай Рогожкин Байкал арты төбәгендә чыккан янгыннарда оппозициянең гаебе булырга мөмкин диде.

17 апрель киңәшмәдә янгыннарның кеше керә алмый торган районнарда һәм берьюлы берничә урында кабынуы төбәктә "ут төртүче оппозиционерлар" төркеме эше була ала дигән. Бу хакта киңәшмәдә утырган Чита.ру сәхифәсе хәбәрчесе язды.

Өйләре янган халык белән очрашу вакытында Рогожкин аларга хуҗалыкларын үзләренә тәртипкә китерергә кушкан.

Дәүләт урман хуҗалыгының төбәк идарәсе мәгълүматларына караганда, Байкал артында 17 апрель янгыннар инде 121 мең һектар мәйданга җәелгән. Бер тәүлек эчендә янгыннар тагын 10 мең һектарга арткан.

17 апрель Себердә 95 урында янгын дәвам итә иде. Аларның 77се Байкал арты төбәгендә. Байкал артында, Хакасия һәм Бурятиянең 19 районында гадәттән тыш хәл игълан ителгән.

XS
SM
MD
LG