Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай музеенда "Төп нөсхә көне" үтте


Тукай музеенда "Төп нөсхә көне"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:04 0:00

Тукай музеенда "Төп нөсхә көне"

Казанның Тукай музеенда "Төп нөсхә көне" оештырылды һәм Габдулла Тукай кулланган әйберләр халыкка күрсәтелде. Бу көнне шулай ук "Ядкәрләрдә Тукай рухы" бәйгесенә йомгак та ясалды.

15 апрель үткән "Төп нөсхә көнендә" Габдулла Тукайның үзе кигән түбәтәе, көмеш җиң каптырмалары, юл кәрҗине, кара савыты, ул заманда басылып чыккан 14 китабы күрсәтелде.

Әлеге чарадан соң 1-11нче сыйныф укучылары арасында оештырылган "Ядкәрләрдә Тукай рухы" исемле республикакүләм иҗади бәйгегә нәтиҗә ясалды һәм җиңүче укучыларга бүләкләр тапшырылды.

"Проза" һәм "Поэзия" номинацияләрендә уздырылган бәйгегә килгән иҗади эшләргә Габдулла Тукай әйберләре чыганак итеп алынды. Җиңүчеләрне әдәбият галиме Галимҗан Гыйлманов, шагыйрьләр Ләбиб Лерон, Рәдиф Гаташ тәбрикләде.

Галимҗан Гыйлманов үз чыгышында әлеге бәйгенең башкаларыннан аерылып торуын әйтеп үтте.

"Бу бәйге Тукай музеендагы экспонатларны әдәби жанрлар аша пропагандалау чарасы ул. Конкурста катнашучыга музейны, андагы экспонатларны белү генә җитми, аларны әдәби формага кертеп, менә шушы экспонатларны җанландыру да таләп ителә. Бу бәйге Тукай музееның бер ачышы булып тора. Алга таба да ул дәвам итсен иде һәм белем ягыннан вә әдәби талант ягыннан да балаларны ачуда үзенең бер өлешен кертсен иде", дип белдерде ул.

XS
SM
MD
LG