Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тарихи китаплар белән кызыксыну арта"


Бәйгедә беренче урын алган "Татарлар тарихы" китабы
Бәйгедә беренче урын алган "Татарлар тарихы" китабы

17 апрель Казанда Татарстан милли китапханәсендә "Ел китабы" республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү чарасы үтте. Чарада укучыларның соңгы елларда тарихи китаплар белән күбрәк кызыксынуы хакында әйтелде.

Бәйгедә Татарстан нәшриятларында 2013 елда басылган 219 китап катнашкан, шулар арасыннан 2014 елда иң күп укылганнары билгеләнгән. Китаплар чәчмә әсәрләр (проза), тезмә әсәрләр (шигърият), балалар әдәбияты, матур әдәбият, татар телендә публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият, рус телендә публицистика һәм фәнни-популяр әдәбиятка бүлеп каралган.

Нәтиҗәдә чәчмә әсәрләр арасыннан беренче урынны Зифа Кадыйрованың “Бәхеткә юл кайдан?” әсәре яулаган.

Тезмә әсәрләрдән беренче урынны Габдулла Тукайның “Актык тамчы яшь” (төзүчесе шагыйрь Ленар Шәех) китабы алган.

Балалар әдәбияты арасыннан беренче урынга Хәкимҗан Халиковның “Сакчы күркә” китабы лаек булган.

Татар телендә публицистика һәм фәнни-популяр әдәбияттан беренче урынны галимнәр Раиф Мәрдәнов һәм Ирек Һәдиев төзелән “Татар китабы” яулаган.

Рус телендә чыккан матур әдәбияттан беренче урынны Зөфәр Фәтхетдиновның “Бегущий от ада или Господин уголовник” китабы алган.

Рус телендә публицистика һәм фәнни-популяр әдәбиятыннан беренче урынны “История татар с древнейших времён” китабының 6-7нче томнары алган.

Жюри рәисе язучы Гәрәй Рәхим бәйге нәтиҗәләренең “чын мәгънәсендә халык үзе биргән бәя” булуы хакында әйтеп узды һәм соңгы елларда халыкның тарихи китаплар белән күбрәк кызыксынуын билгеләде.

“Безнең халыкның китап белән кызыксынуында кайбер үзгәрешләр бар. Әйтик, 1990нчы елларга кадәр китап белән халыкның кызыксынуы нигездә проза, поэзия, балалар китапларына кайтып кала иде. Публицистика, халкыбызның тарихы, татар халкының эчке рухы белән язылган китаплар белән кызыксыну шактый кимрәк иде. Соңгы биш ел эчендә безнең татар халкы, укучыларыбыз нәкъ менә шул үзенең тарихы белән нык кызыксына башлады һәм тарихи китапларны укучылар саны күбәйде”, дип сөйләде Гәрәй Рәхим.

Әлеге бәйге быел 19нчы тапкыр үтте, иң күп укылган китапларны билгеләүдә республиканың 1541 китапханәсе катнашты.

XS
SM
MD
LG