Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:33

18 апрель Уфа "Нур" татар дәүләт драма театрында Башкортстан татарларының иң матур кызын сайладылар. "Татар кызы-2015" исеменә Альбина Хаматова лаек булды.

Башкортстанда моңа кадәр татар сылулары бәйгесе “Нәүрүз гүзәле” исеме белән үтә иде. Ул барлыгы унике тапкыр узды. Бәйге быел беренче мәртәбә “Татар кызы” дигән баш астында үтте. Моны оештыручылар җиңүченең Русия күләмендә уза торган шундый чарада катнашачагы һәм “Нәүрүз” төшенчәсенең таррак булуы белән аңлатты.

Оештыру эшләре февраль аенда ук башланган иде. Башта барлыгы 200 кыз катнашу теләге белдергән. Алардан 70 кыз сайлап алынды. Аннан соң иләк аша үткәрү дүрт төбәктә: Стәрлетамак, Туймазы, Кыйгы һәм Дүртөйле районнарында узды. Ул бәйгене уңышлы үткән 23 кыз 28 март Уфа “Нур” татар драма театрында ярымфиналда катнашты. Анда матурлык, зирәклектә ярышып, үзләренең калган сәләтләрен күрсәткәннән соң 12 сылу ярымфиналның сират күперен үтә алган иде.

Бәйгедә катнашучы кызлар

Бәйгедә катнашучы кызлар

18 апрель узган чара бәйге рәвешендә узмады. Сценарий буенча кызлар хәтта үзләре белән таныштырып тормады. Җырга сәләте булган бер сылу җырлады, биюгә һәвәсе биеде, сәнгатьле сөйли белгәне шигырь укыды. Ниндидер сорауларга алдан әзерләнми генә җавап бирү, милләтебезнең гореф-гадәтләрен белүләре, татар телендә ни дәрәҗәдә ирекле аралаша алулары сер булып калды. Алар һәрберсе алдан әзерләп куйган текстларын сөйләп, мәшһүр татар хатын-кызлары белән таныштырды. Ул шәхесләр арасында Сөембикә, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Мөхлисә Бубый, Мәгүбә Сыртланова һәм башка исемнәр бар иде.

Бәйге дип аталучы чараның буеннан-буена кызлар кием алыштырып сәхнә буйлап үзләрен күрсәтте. Милли киемнәр, кичке киемнәр, заманча мода үрнәкләре, туй күлмәкләре киеп чыктылар. Мәшһүр татар хатын-кызлары турында сөйләгәндә бар да кара киемнән чыкты. Тамаша җыр-моң белән үрелеп алып барылды.

“Зө-ләй-лә” төркеме

“Зө-ләй-лә” төркеме

Бәйрәмгә иң зур ямь – "Казан" бию ансамбле булды. Аларның чыгышлары матурлык бәйгесендә катнашучы кызларның сәхнәгә чыгуларыннан сан ягыннан бик аз гына калышты. Шуңа тамашачылар арасында “Казан” бию ансамбле чыгышларының күбрәк булып китүе билгеләнде. Шулай ук чарада популяр җырчы Рөстәм Асаев, Базарбай Бикчәнтәев, “Зө-ләй-лә” төркемнәре дә ямь өстәде.

Беренче рәттә бәяләмә төркеме эшләде

Беренче рәттә бәяләмә төркеме эшләде

Чараның генераль иганәчесе Башкортстан татарларының “Берлек” милли-агарту оешмасы булу сәбәпле, бәяләмә төркеме белән дә алар җитәкчелек итте. Бәяләмә төркемен “Берлек” оешмасының башкарма комитеты рәисе Нәфисә Акчурина җитәкләде. Шулай ук бәя бирүчеләр арасында “Берлек” җитәкчеләренең берсе Рөстәм Гыйлметдинов та катнашты. Төркемдә Казан кунаклары – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының бүлек мөдире Фәрит Уразаев, Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова да эшләде. Дистәдән артык бәяләмә әгъзалары арасында Русиянең атказанган, Татарстан һәм Башкортстанның халык җырчысы Идрис Газиев, мәдәният министрлыгы, “Нур” театры җитәкчеләре, иганәчеләр кергән иде.

Соңыннан бергәләп фотога төшү

Соңыннан бергәләп фотога төшү

Чара ахырында бәйгегә йомгак ясалды. “Нурлы йөз”, “Ак калфак”, “Зәвыклы кыз”, “Ягымлы кыз”, “Тыйнаклык алиһәсе”, “Зирәк кыз”, “Җитез читек”, “Сандугач”, “Зифа буй”, “Актерлык осталыгы” , “Нәфис сүз”, “Зыялылык өлгесе”һәм башка юнәлешләрдә җиңүчеләр билгеләнде.

Бер генә кыз да бүләксез калмады. Кызларны үзләренең туган районнары вәкилләре, татар җәмәгатьчелек оешмалары, татар яшьләренең “Өмет” гәзите, бәйсез “Диләфрүз” гәзите һәм башка күп кенә оешма-ширкәтләрдән чират торып котладылар, бүләкләр тапшырдылар.

Альбина Хаматова

Альбина Хаматова

“Татар кызы- 2015” исеменә Альбина Хаматова лаек дип табылды. Аңа җиңүче тасмасын һәм калфагын “Татар кызы-2014” бәйгесендә Гран-при алган Алинә Гыйззәтуллина кидерде. Альбина Хаматова чыгышы белән Туймазы районы Япрак авылыннан. Октябрьски шәһәрендә тугызъеллык мәктәп һәм төзелеш-коммуналь көллиятен тәмамлаганнан соң Казан технология университетының беренче курсында белем ала. Ул агымдагы елда Чиләбе шәһәрендә узачак татар сылуларының бөтенрусия бәйгесе финалында катнашу хокукына ия булды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG