Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар татар футболчылары җиңүче булды


Самар татар футболчылары такымы
Самар татар футболчылары такымы

Самарда төрле милләт футбол такымнары ярышы үтте. Татарларның "Идел" такымы җиңүче дип табылды.

Апрель ае Самарда татарларга бик күп мәдәни чаралар карарга мөмкинлек тудырды. "Ялкынлы яшьлек" исемле җыр, бию, шигърият ансамбле шыгрым тулы залларда үзенең 45 еллыгын уздырды. "Татар балалары җырлый" фестивале 700 урынлы мәдәният сараенда гөрләп узды. Самар Җәмигъ мәчете ашханәсендә ветераннарга табын кордылар.

Шәһәрнең МТЛ Арена ял итү комплексында төрле милләт яшьләре арасында футбол буенча ярышлар оештырдылар. Ярышта 15 такым катнашты. Татар, башкорт, казакъ, азәри, алман һәм башка такымнар. Шунысы игътибарга лаек: атлы казаклар, прокуратура, атаклы "Крылья Советов" футбол клубының җанатарларынан тупланган такым, студентлардан гына торган такымнар да уйнады. Студентлар арасында Африка илләреннән килгән каракучкыл таза чибәр егетләр күзгә ташланып тордылар.

Ярыш көне буе барды. Татарлар үзләренең такымнарына "Идел" исемен биргәннәр иде. Финалга иң көчлеләр уза алды. Алар - "Идел", атлы казаклар һәм "Чудо Тим" такымнары.

"Чудо Тим" - көчле такым. Егетләре тазалар, җитез йөгерәләр дә. "Идел"гә бер туп керттеләр. Шуннан соң татар футболчылары, әйтерсең лә айнып киттеләр! Ут урынына чаба башладылар, җитез хәрәкәтләр белән капка төбенә кадәр килеп җитеп көндәшләренә дүрт туп керттеләр. 4:1 исәбе белән оттылар.

Икенче көндәшләре - атлы казаклар иде. Физик яктан бик көчлеләр. Ерактан тупны шундый итеп тибәләр ки, менә-менә капкачының башын кисәр дип уйлыйсың. Татарлар вакытның күп өлешен атлы казаклар капкасыннан ерак китмәделәр. Хәрәкәтчән татарлар көндәшләренең өстенә ташкын булып ыргытылдылар. Бер-бер артлы җиде туп керттеләр. Көчле һөҗүмнәр туктаусыз булганга атлы казакларны психологик яктан сындырдылар. 7:0 исәбе белән оттылар.

Мин бер нәрсәгә сокландым: "Идел"ләр көне буе башка такымнар белән дә ярыштылар бит әле. Кайдан чыкты икән шул кадәр көч дигән уй килде. Моңа ачыклыкны такымның баш тренеры Җәмил Шәрипов кертте. "Идел"ләрнең күбесе өйләнеп инде балалар үстерәләр. Ләкин дә алар тәмәке тартмыйлар, хәмер-шәрәб эчмиләр. Тәртипле тормыш алып баралар. Дин юлындагылар. Ит ашыйлар. Бигрәктә ат итен яраталар", диде тренер.

41 яшьлек Җәмил Шәриповның һәр ымлавын, һәр хәрәкәтен аңлап хәл итәләр уенчылар. Урта буйлы, төпле таза татар ире үз тирәсенә гаҗәеп ир-егетләрне җыеп, алардан оста уенчылар үстергән. Милли җанлы, татар телле футболчылар белән аралашу җанга үзе бер сихәт булып кабул ителде.

Татар такымын "Волгопродмонтаж" фирмасы киендергән. Җитәкчеләре агалы-энеле Тәлгат һәм Рифкат Хуҗиннар. Сүз уңаенда өстисе килә: башкортларның Салават Юлаев футбол такымын да Хуҗиннар киендергән. Тик башкортлар финалга уза алмадылар. Рифкат Хуҗин шулай ук Самар шәһәр татар милли-мәдәни мохтариятен җитәкли.

Төрле милләт футбол такымнарының ярышын Самар өлкә хөкүмәте, Самар хөкүмәтенең спорт министрлыгы һәм Самар өлкә дуслык йорты оештырдылар.

XS
SM
MD
LG