Accessibility links

Ислам календаренең мөһим өч ае башланды


20 апрель мөселман тәкъвимендә изге саналган Рәҗәб, Шаһбан һәм Рамазан айлары башланды.

Рәҗәб, Шаһбан һәм Рамазан айларында ислам диненең иң кадерле өч киче билгеләнә. Рәҗәб аенда мөселманнар Рәгаиб кичен, Шаһбанда Мигъраҗ, Рамазан аенда Бәрәат кичен билгеләп үтәчәк.

Рәгаиб быел 24 апрельгә каршы төндә, Мигъраҗ 15 май, Бәрәат 1 июньгә туры килә.

Рамазан 18 июнь башлана. Кадер кич 13 июльгә туры килә. Ураза гаете 17-19 июль көннәрендә бәйрәм ителәчәк.

XS
SM
MD
LG