Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Билгесез солдат һәйкәлен сүтү вакыйгасы куертыла


Түбән Шытсудагы сүтелгән Билгесез солдат һәйкәле
Түбән Шытсудагы сүтелгән Билгесез солдат һәйкәле

Саба районы Түбән Шытсу җирлеге башлыгы Кадрия Дәүләтгәрәева 2014 ел башында җимерелер хәлгә килгән Билгесез солдат һәйкәлен бәла-каза була күрмәсен дип сүтәргә рөхсәт бирә. Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан бер ел элек сүтелгән һәйкәл темасын яңадан куерта башладылар.

Саба районының Түбән Шытсу авылындагы һәйкәл вакыйгасы Гомумрусия халык фронты дәрәҗәсенә кадәр күтәрелде. Фронтның Татарстандагы бүлеге Түбән Шытсу авылында 28 ел торып инде җимерелеп төшәр хәлгә килгән Билгесез солдат һәйкәлен сүтүне Татарстан мәдәният министрлыгына һәм Саба районы башлыгына шикаять итәргә җыена. Җитмеш ел элек булган "Җиңү" шөһрәте илнең гомумсәяси дине нигезенә әверелгәндә, җимерелгән һәйкәл һәм акча юклыктан аның урынына тыйнак кына итеп куелган һәйкәл-таш та республика дәрәҗәсендә куертыла.

Бу көннәрдә Түбән Шытсу җирлеге башлыгы Кадрия Дәүләтгәрәеваның да телефоны тынып тормый. Ул күпләгән мәгълүмат чараларыннан шалтыратып сораштыруларын, әмма язмаларында һәйкәлне җимерүдә үзен гаепле итеп калдырырга тырышуларын Азатлыкка сөйләде. Дәүләтгәрәева сүзләренчә, әгәр һәйкәлне 2014 ел башында сүтеп, шунда чокыр казып күммәгән булсалар, бәла-каза да ерак йөрмәгән булыр иде.

"Мин 2006 елдан бирле авыл җирлеге башлыгы булып эшлим. Һәр ел саен апрель аенда һәйкәлне төзекләндерә идек. Цементтан эшләнгән, өч кисәктән тора иде ул. Бу өч кисәк измә белән генә тоташтырылган, эче куыш булган. 2011 елда төзекләндерелгәндә каска тотып тора торган сул кулы бөгелгән иде.

Бу һәйкәл бик биек иң аста кирпечләре кителеп бетә башлаган баскыч, аннары һәйкәл куелган урын, аннары өч метр тирәсе һәйкәл үзе иде. Авылдагы иң биек ике баскычны бау белән бәйләп, шуның буенча төзекләндерергә менә идек. Үземнең дә һәр ел саен менеп сылап төшкәнем булды. 2011 елда нинди хәлдә икәнен күргәч, мин "анда беркем дә менмәячәк" дидем. Ул елны без аны бронза буяу белән сиптереп кенә буядык. Андый-мондый хәл була калса, миңа җавап бирергә туры киләчәк иде", дип сөйли Дәүләтшина.

2011 ел ахырында җирле хакимият "Батырларга мәңгелек дан!" дип язылган кечерәк кенә яңа һәйкәлне, балалар күз алдында булсын дип, мәктәп янында төзи. Бу һәйкәл 71 мең сумга төшә. Шуннан соң Түбән Шытсуда сугыш беткән көнгә багышланган бөтен чаралар да шушы һәйкәл янында үтә.

2011 елда Түбән Шытсу мәктәбе каршында ачылган яңа һәйкәл
2011 елда Түбән Шытсу мәктәбе каршында ачылган яңа һәйкәл

"Чәчәкләрне шушы яңа һәйкәлгә генә сала идек. Тегесе беркемгә дә кирәк булмады, беркем аның янына да килмәде. Һәр ел саен авылда яшәүчеләрнең җыены үтә. Бу мәсьәлә күтәрелде, хәтта архивка тапшырылган җыелыш протоколларында да бар. Хәзер кешеләр белән сөйләшеп тормыйча гына сүткәннәр дип тә әйтәләр. Безнең авылда сайланган депутатлар бар. Бу һәйкәлнең хәле турында алар белән акт төзелде", дип искә ала Дәүләтгәрәева.

2014 елның башында Билгесез солдат һәйкәле сүтелә. Авыл буйлап сөйрәп йөрмәс өчен эксковатор белән кырыена чокыр казыйлар һәм шунда күмеп тә куялар. Һәйкәлгә җимерелү куркынычы янаганны Саба районы хәрби комиссариаты вәкилләре дә белә. Аларга 2008 елда ук "начар хәлдә" дип язылган хат җибәрелә. Сабадагы музей аша Татарстанның мәдәният министрлыгы да һәйкәлнең хәле белән кызыксынган була. Әмма төзекләндерү йә булмаса сүтү-сүтмәү мәсьәләсенә килгәндә берәүнең дә һәйкәлгә төшкән эше булмый.

Кадрия Дәүләтгәрәева
Кадрия Дәүләтгәрәева

Дәүләтгәрәева сүзләренчә, авылда беркем дә әлеге һәйкәлне сүтүгә каршы булмаган. Бу шау-шуны ул үзенең кем икәнен белдерергә теләмәгән берәү чыгарып ята ди. "Ул 2014 елда да һәм менә 2015 елда да төрле матбугат чараларына язды. Үзен Ситдиков Хәмит дип күрсәткән кеше безнең авылда бөтенләй юк. Мин бу хатны язучы бездә Саякбәров Хәмит белән бергә укыган кеше булырга тиеш дип чамалыйм. Күрәсең аның миңа ниндидер үче бар. Авылга корреспондентлар килгәндә ул кеше барсын да оештырып та йөри", дип сөйли Дәүләтгәрәева.

Мондый һәйкәлләр узган гасырның 80нче еллар тирәсендә ул вакыттагы Саба районында (аңа Теләче районы да кергән) күп авылларда куела. Юлбатта да, Аланда да Билгесез солдат туза башлагач икенче һәйкәл төзеделәр.

Килеп туган шау-шудан соң Түбән Шытсу авылы халкы инде өр яңа һәйкәл турында да уйлана башлаган. "Без хәзер депутатлар белән җыелып хәл итеп, сугышта катнашканнарның исемнәрен дә язып, бөтенләй икенче урында яңа һәйкәл төзергә уйлыйбыз", ди Дәүләтгәрәева.

XS
SM
MD
LG