Accessibility links

Хакерлар Роскомнадзор башлыгының хатларын дөньяга чыгарды


"Эхо Москвы" үз мәкаләләрен бастырганчы башта Роскомнадзор башлыгы Александр Жаровтан тикшертә. Жаров Русиядә ял итү "коточкыч" дип яза.

Бер төркем Русия хакерлары ("Шалтай-Болтай" төркеме) мәгълүмат чараларын контроль итүче Роскомнадзор башлыгы Александр Жаровның электрон почтасына ватып кереп аның хатларын бастырып чыгарды.

"Күптән түгел безнең премьерыбыз Роскомнадзорга гади интернет кулланучыларның электрон хатларын укырга рөхсәт бирде, без дә бу идарә башлыгының хатларын укып карарга булдык", диелгән сәхифәдә.

Интернетта таралган хатлардан Русия мәгълүмат чараларына булган басым һәм түрәләрнең чит илләрдә ял итә алмавына ризасызлык күренә. Жаров үзенең шәхси почтасын эш турындагы хатлар өчен куллана.

Роскомнадзор башлыгы Александр Жаров белән "Эхо Москвы"га 2014 елның декабрендә билгеләнгән Михаил Демин элемтәдә тора. Хакерлар урлаган хатларда Демин радионың интернеттагы сәхифәсендә чыгару өчен әзерләнгән текстларны тикшерүгә җибәргән, радио сәясәтенә ризасызлык белдерүчеләрне (Евгения Альбац) эштән алу юлларын тикшергән. Хакерлар сәхифәсендә урнаштырылган хатлар арасында Роскомнадзор һәм президент хакимиятенең "Дождь" каналына басымына дәлилләр дә бар. "Эхо Петербурга" радиосының лицензиясен алу, "Эхо Москвы" бюджетын кыскарту турындагы хатлар бар. Радионың баш җитәкчесе Демин үзенә эш хакын арттыруны сорый, Роскомнадзор башлыгы Жаров ярты миллион сумга Rolex кул сәгате сайлый.

Русиядә ял итү "коточкыч"

Александр Жаров
Александр Жаров

Кырым аннексиясеннән соң Русия түрәләренә чит илләргә бармыйча ялларын Кара диңгез буенда Кырымда уздырырга кушылды. Алар арасында Роскомнадзор башлыгы да бар. Жаров ялын планлаштырганда Русал алюминий җитештерү берләшмәсе башлыгы Павел Ульяновка Сочидагы ял итү урыннарының берсендә 30% ташлама сорап язган. Ташлама булгач та Жаров Сочида ялның кыйбатка төшүенә зарланган.

"Ял өчен конкрет бюджетым юк. Билгеле сәбәпләр аркасында быел чит илгә бара алмыйм, балаларны яңа уку елы һәм кыш алдыннан диңгездә коендырырга кирәк. Сочидан кала башка урынны белмим. Әмма юньле урында ял итү Европаның бик яхшы урыннарыннан 2-3 мәртәбә кыйбат. Коточкыч бу. Нишләргә белмим. Уйлыйм әле", дип язган гаилә башлыгы Русал җитәкчесенә.

XS
SM
MD
LG