Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда 350 мең Георгий тасмасы әзерләнгән


2014 елның 28 апреле, Казан
2014 елның 28 апреле, Казан

Георгий тасмаларын студентлар таратачак. 2013 елда Казанда татар тасмалары таратылган иде.

Казанда Георгий тасмаларын тарату 22 апрель көнне Камал театры каршындагы мәйданнан башлана, дип хәбәр итә "БИЗНЕС Online".

Спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләүче "Патриот" үзәгенә Казанның югары уку йортлары студентлары, Татарстан студентлары лигасы вәкилләре ярдәм итәчәк. Үзәк быел 350 мең тасма сатып алган.

Ике ел элек "Азатлык" татар яшьләре берлеге Георгий тасмасы урынына Татар тасмасы тараткан иде. Аның җитәкчесе Наил Нәбиуллин Азатлыкка, Георгий тасмасын бәйләп кую татарга тәре тагып йөрү белән бер, диде. Галим, тарих фәннәре кандидаты Нурулла Гариф Георгий тасмасының Русиядәге җиңү көненә бернинди катнашы да юк дип белдерә. Аның фикеренчә, Георгий тасмасы ул татарны басып алу тамгасы.

Татарстан әләме төсләре төшкән бу тасма чит илләрдә һәм Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләрне дә кызыксындырды. Узган ел Казакъстанда бер төркем активистлар Георгий тасмасы урынына Казакъстан әләме төсендәге күк тасмалар таратырга тәкъдим итте.

XS
SM
MD
LG