Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:32

ЛГБТ активисты аңа үлем теләгән "матур кешеләрне" барлый


"Дети-404" документаль фильмыннан

"Дети-404" документаль фильмыннан

Елена Климова үзләренең "башкалар кебек булмаганын" сизгән яшүсмерләр өчен ВКонтакте челтәрендә төркем булдырганы өчен нәфрәт сүзләре һәм янаулар ала. 25 апрель төркем ябылырга мөмкин.

Гей һәм лесбияннар темасы катгый тыелган илдә үз фикерләрен белдерү, борчыган темага ачылып сөйләшү өчен ВКонтакте социаль челтәрендә "Дети-404" төркеме булдырылган иде. Түбән Тагилда яшәүче журналист Елена Климова аралашу төркемен "үзләрен башка төрле булуларын сизгән" яшүсмерләрдән йөзләгән хат алгач ачарга була.

Елена Климова

Елена Климова

25 март Климова эше Петербур мәхкәмәсендә каралган. Мәхкәмә турында журналист очраклы рәвештә мәгълүмат чараларыннан гына белгән. Анда бу төркемне ябу турында карар кабул ителгән. Карар бер айдан, ягъни 25 апрель гамәлгә керә. Климованың адвокаты Дмитрий Бартенев апрель башында эшкә Климованы үзен катнаштыруны сорап мөрәҗәгать иткән. Климова алып барган төркемне һомосексуализм пропагандасының тыелуы нигезендә ябарга телиләр. Бу эшне "Бердәм Русия"нең яшьләр канаты "Молодая гвардия" башлап йөри. Түбән Тагил мәхкәмәсе исә аның социаль челтәрдә алып барган эше пропаганда түгел дигән карар чыгаруга карамастан Петербур мәхкәмәсе үз карарын шуңа нигезләгән.

Климова гейлар һәм лесбианнарга булган мөнәсәбәтне чагылдырган рәсемнәрне "Матур кешеләрнең миңа әйткән сүзләре" исемле аерым альбомга туплаган: ​

XS
SM
MD
LG