Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәләбәй татар гимназиясенә яңа мөдир билгеләнде


Бәләбәй татар гимназиясе бинасы
Бәләбәй татар гимназиясе бинасы

Бер ай чамасы элек Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендәге татар гимназиясенә 20 ел җитәкчелек иткән Нурмөхәммәт Хөсәенов сәбәпсез эшеннән бушатылган иде. Уфа һәм Казан ТИҮләре аны эшенә кайтаруны таләп итеп пикет оештырды. Ләкин хакимият гимназиягә яңа мөдир тәгаенләде.

Татар гимназиясенең яңа мөдире – Бәләбәйнең 1нче санлы урта мәктәбе директоры вазифаларын башкарган Дамир Хәбибрахманов. Ул – татар егете, 38 яшьтә, Ярмәкәй районының Кулбай авылында туган. Башта үз авылларында тулы булмаган мәктәптә, аннан район үзәгендәге мәктәптә белем ала. Башкортстан дәүләт педагогия институтының табигый-география факультетын тәмамлагач, башта туган авылларында ике ел укытучы булып эшли, аннан соң өч ел директор вазифаларын башкара.

Дамир Хәбибрахманов
Дамир Хәбибрахманов

2004 елда Дамир Хәбибрахманов Бәләбәй шәһәренә күчеп килә. Биредә аны шәһәр янындагы Алексеевски авылы урта мәктәбенә мөдир итеп билгелиләр. 2008 елда Бәләбәй шәһәрендәге 1нче санлы урта мәктәп мөдире итеп үрләтелә. Инде менә яңа вазифа – татар гимназиясе директоры итеп тәгаенләнде.

Мәгълүм булуынча, Бәләбәй татар гимназиясенә аның ачылган көненнән алып 20 ел дәвамында милләтпәрвәр Нурмөхәммәт Хөсәенов җитәкчелек итте. Алай гына да түгел, гимназия бинасын төзү, аңа кирәк-яраклар алудан башлап, һәммә мәшәкатьләрне үз иңендә алып барды ул. Ә инде белем бирү дәрәҗәсе җәһәтеннән татар гимназиясе иң алдынгылар сафына чыкты. Биредә төпле белем бирүдән тыш балаларның сәләтләрен камилләштерү юнәлешендә дә күп эшләр башкарыла. Гимназиянең сәнгать юнәлешендә эшләве дә үзенчәлекле.

Нурмөхәммәт Хөсәенов соңгы елларда гимназия бинасына яңа янкорма төзетү, шулай ук аның карамагында татар балалар бакчасы да ачу хыялы белән янып йөрде. Бу мөрәҗәгатьләрне ул район һәм республика җитәкчелегенә күп тапкырлар юллап карады. Әмма эш һаман сузыла килде.

Нурмөхәммәт Хөсәенов
Нурмөхәммәт Хөсәенов

Ә инде быел 11 март көнне Бәләбәй шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе булган ханым Нурмөхәммәт әфәнде кулына аның эшеннән алынуы турында кәгазьне тоттыра. Уку елы бетәргә берничә ай калгач, көтелмәгәндә кылынган бу гамәлгә гимназия мөдире аптырап кала һәм ризасызлыгын белдерә, билгеле. Укучыларның ата-аналары да аңа теләктәшлек белдереп, җыелышларда чыгыш ясый, пикетлар оештыра. Андый пикетлар Уфада һәм Казанда да узды. Әлеге көндә Нурмөхәммәт Хөсәенов үз хокукларын яклап мәхкәмә тупсаларын таптый.

Киң җәмәгатьчелек ничек кенә якласа да, рәсми хакимиятләр үзенекен итте һәм гимназиягә яңа мөдир билгеләде. 21 апрель көнне Дамир Хәбибрахманов белән якыннан танышу һәм аңа нинди ярдәмнәр кирәклеген белешү өчен, Бәләбәй шәһәренә Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Альберт Максютов килде. Ул гимназиядәге шартлар белән танышып чыкканнан соң, Дамир әфәнде белән әңгәмә корды.

Бәләбәй татар гимназиясе
Бәләбәй татар гимназиясе

Яңа мөдир Нурмөхәммәт Хөсәеновның матур традицияләрен, алдынгы укыту алымнарын дәвам итәчәген ышандыра. “Нурмөхәммәт ага гимназия өчен бар җанын-тәнен биреп эшләгән кеше, шуңа күрә дә аның башлангычларын һичшиксез киләчәктә дә дәвам итәчәкбез, - ди Дамир әфәнде. – Мин балаларның ата-аналары белән очрашып ихлас сөйләшү, зур очрашу үткәрдем, аларның теләк-тәкъдимнәрен тыңладым. Без бер-беребезне аңлаштык һәм бергә эшләячәкбез”.

Яңа директор кайбер малайларның түбәтәй киүен, ә кызларның яулык бәйләүләрен тыймавын әйтә. “Түбәтәй белән яулык дини атрибут түгел, ә безнең элек-электән килгән милли киемнәребез, мин монда бернинди хилафлык күрмим”, - ди ул.

Дамир Хәбибрахманов гимназия бинасына янкорма төзетү һәм балалар бакчасы ачу өчен мөмкинлекләр булдыру турында да үз фикерен кистереп әйтә. “Бу уй-ниятләрдән баш тартмыйбыз, укытучылар коллективы белән сөйләшүдә дә шул хакта катгый карарга киленде. Хәзер без район һәм республика хакимиятләре каршында бу мәсьәләләрне кабыргасы белән куячакбыз”, - ди мөдир.

Альберт Максютов
Альберт Максютов

Төзелеш мәсьәләләрен карауны тизләтүдә Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Альберт Максютов та үз мөмкинлекләрен файдаланачагын һәм республика җитәкчеләре белән бу эшне киңәшләшеп торачагын ышандыра. “Мәктәпләр белән балалар бакчаларының да бергә булуы турында ил президентының катгый фикере яңгырады. Гимназия янында татар балалар бакчасы булдыруны да шуңа таянып алга этәрәчәкбез”, - диде Альберт Максютов.

Дамир Хәбибрахманов быел 31 август көнне гимназиянең 20 еллык юбилее уңаеннан зур бәйрәм чарасы оештырылачагын әйтә. “Анда уку йортын 20 ел дәвамында җитәкләгән һәм аны федераль дәрәҗәдәге 1 миллион сумлык грант алуга ирештергән Нурмөхәммәт Хөсәенов хөрмәтле кунак булачак. Аңа мактаулы исем бирү хәстәрлекләрен дә башлыйбыз”, ди яңа мөдир.

XS
SM
MD
LG