Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:40

Казанда урнаштырылган Украина качакларына 108 млн сум тотылачак


Украина качаклары Казанда

Украина качаклары Казанда

Украинадан күчеп килүчеләргә акча Казан бюджетыннан бүленә.

Казан шәһәр думасы депутатлары утырышында 2015 елда Украинадан күчеп килүчеләргә бюджеттан 108 миллион сум акча бүленәчәк дигән карар кабул ителде, дип хәбәр итә KazanFirst.

Акча качаклар вакытлыча яшәгән урыннарны төзекләндерүгә һәм социаль чыгымнарга тотылачак. 2015 елда шулай ук 269.6 миллион сумлык өстәмә чыгым каралган. Бу акча өч өлештән торган трамвайлар алуга китәчәк.

XS
SM
MD
LG