Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым хәбәр агентлыгы QHA башлыгы Гаяна Юксель сорау алуга чакырылган


Гаяна Юксель
Гаяна Юксель

Гаяна Юксель Акмәчеттә экстремизмга каршы көрәш үзәгендә сорауларга җавап бирүдән баш тарткан.

Кырым хәбәр агентлыгы QHA башлыгы Гаяна Юксель 22 апрель Акмәчетнең Экстремизмга каршы көрәш үзәгенә чакырылганын хәбәр итте. Яңалыклар агентлыгына 2014 елның ноябрь аенда Русиядә тыелган террор оешмалары турында хәбәрләр бастыруда гаепләү белдерелә, дип язды ул үзенең Фэйсбук сәхифәсендә. Административ тәртип бозу турында протокол төзелгән, ​Гаяна Юксель аңа ризасызлык белдергән, сорауларга җавап бирүдән баш тарткан. Хәзер агентлык мәхкәмәгә үз документларын әзерли.

QHA 1 апрельдән Кырымнан китте. Гаяна Юксельнең ире Кырымда даими яшәү хокукы булган Төркия ватандашы Исмет Юксельнең Кырымга керүе тыелган. Аны узган елның августында гаиләсе белән ялдан кайтканда чик буенда төшереп калдырдылар.

XS
SM
MD
LG