Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Газпром" монополиягә каршы канунны бозуда гаепләнде


"Газпром"ның матбугат вәкиле Сергей Куприянов
"Газпром"ның матбугат вәкиле Сергей Куприянов

"Газпром" 2012 елдан бирле барган тикшерү нәтиҗәләрен һәм Европа комиссиясе гаепләүләрен кире кага.

"Газпром" вәкиле Сергей Куприянов Европа комиссиясе карарына "билгеләнгән тәртип белән" җавап бирәчәкләрен белдерде. "Газпром" эшчәнлек алып барган бөтен илләрдә халыкара һәм шул дәүләтнең кануннарын үти, диелгән белдерүдә.

Европа комиссиясе "Газпром"га Европа Берлегенең сигез илендә - Эстония, Маҗарстан, Болгарстан, Чехия, Латвия, Литва, Польша һәҗ Словакиядә газга монополия тудыруда рәсми гаепләү белдерде. Бу хакта Брюссельдә комиссиянең конкуренция эшләре вәкиле Маргрете Вестагер хәбәр итте.

"Тикшерү барышында без Русия ширкәте бу илләрне газ белән тәэмин итү өлкәсендә башка ширкәтләргә ясалма киртәләр тудырып, үз килешүләрен кабул итергә мәҗбүр итеп ирекле конкуренция кагыйдәләрен бозды дигән нәтиҗәгә килдек", диде комиссия вәкиле.

"Газпром"ның бу гаепләүгә җавап бирергә 12 атна вакыты бар. Тикшерүне Европа белгечләре 2012 елда башлаган иде. Аңа берничә Европа иленең Русия җибәргән газга бәйле булуларына, "Газпром"ның газны базар бәяләреннән арттырып сатуына зарланып мөрәҗәгать итүе сәбәп булды.

Белгечләр "Газпром"га Европа Берлегенең сигез илендәге бер еллык табышы күләмендә җәза яный, бу 2-3 млрд долларга кадәр була ала дип фаразлый.

XS
SM
MD
LG