Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 11:00

Татар-башкорт сәнгать коллективлары да Җиңүне пропагандалауга алынды


Татар дәүләт җыр-бию ансамбле

Татар дәүләт җыр-бию ансамбле

Татар, башкорт милли сәнгатен дөньяга таныткан ансамбльләр, балалар фестивальләре дә Җиңүнең 70 еллыгын пропагандалауга алынды.

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле 15 көн инде гастрольдә. Бу көннәрдә алар Ханты-Манси автоном бүлгесендә. 22 апрель көнне ансамбль әлеге бүлгенең башкалсы Ханты-Мансийскида чыгыш ясады. Аңа кадәр 75 еллык тарихы булган иҗат төркеме Лангепас, Түбән Варта, Уфа һәм Башкортстан буйлап концертлар куеп йөрде.

Ансамбльнең быелгы програмы башка еллардагыдан аерылып тора. Беренче бүлек, ул бер сәгатьтән әз генә артыграк бара, тулысы белән II дөнья сугышы темасына багышланган. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов сүзләренчә, беренче бүлектә алар Русиядә сугышның башыннан алып ахырына кадәр булган вакыйгаларны тасвирлаган. Сугыш темасына ансамбль өстән күрсәтмә белән түгел, ә үз теләге белән алынган.

Татар дәүләт җыр-бию ансамбле

Татар дәүләт җыр-бию ансамбле

"Кеше әйтеп кенә мондый прорамны эшләп булмый. Ветераннарга, әби-бабаларыбызга һәм яшьләргә күрсәтү өчен, ветераннарны хөрмәтләү йөзеннән махсус эшләнде. Сугышны онытырга ярамый. Ул – тарих. Сугышның милләте юк, ул һәр гаиләгә кагылып үткән", ди Хәмитов.

Татарстанның "җыр-бию ансамбле – ул милләтнең йөзе, миллилекне дөньяга танытуны максат иткән иҗат төркеменең сугыш темасына тотынуы сәерерәк түгелме" дигән соравына Хәмитов: "Түгел! Җыр-бию ансамбле бүгенге көндә бөтен әйберне дә эшләргә тиеш. Без кантатадан алып татар халык җырларына кадәр җырлыйбыз, шуңа күрә сәер була алмый", дип җавап бирде. Сугыш темасына әлеге програмны ансамбль моннан берничә ел элек әзерләгән булган, алар аны яңарткан гына.

"Миннән киткәнче, иясенә җиткәнче"

Башкортстанның Фәйзи Гаскәров исемендәге академик халык биюләре ансамбле дә бу көннәрдә гастрольдә. Алар 13 апрельдә шулай ук Ханты-Манси бүлгесенә чыгып киткән. Сургут, Төмән, Түбән Варта, Екатеринбур, Курган һәм Чиләбе өлкәсе шәһәрләрендә концертлар куеп 25 апрель көнне Уфага кайтып җитәргә тиешләр. Әлеге гастроль шулай ук Җиңүнең 70 еллыгына багышланган. Башкортстаннар татарстаннар кебек ярты програмнарын түгел, Җиңү темасына ике бию генә - "Солдатлар биюе" ("Солдатская плясовая") һәм "Солдатларның җиңү биюе"н ("Солдатская победная") әзерләгән.

Татар дәүләт җыр-бию ансамбле

Татар дәүләт җыр-бию ансамбле

​Казан федераль университетының Татар халык хоры да Җиңү чараларына җәлеп ителде. 15 апрель көнне Татарстандагы студент хорларның төбәкләрдәге (зона) бәйгесе төгәлләнде. Җиңүчеләр 29 апрельдә Салих Сәйдәш исемендәге концертлар залында чыгыш ясарга тиеш. 15 апрельдәге сайлап алу турында Казандагы югары һәм һөнәри белем бирү уку йортларындагы 12 хор катнашты. Университетның Татар халык хоры җитәкчесе Ирнис Рәхимуллин фикеренчә, бу бәйге "миннән киткәнче, иясенә җиткәнче" кебегрәк итеп кенә оештырылган.

"Бу чараны "Тарстан Яңа Гасыр" иҗтимагый хәрәкте оештырды һәм алар безне тыңлау өчен Казан мәдәният һәм сәнгать университетының концертлар залын сайлап алган. Анда яңгыраш бик начар. Хорларны мондый залда тыңлау кыен, җырчылар да бер-берсен ишетә алмый. Зал бик тынчу иде. Хорга басып җырларга баскычлар да куелмаган, чөнки "Татарстан Яңа Гасыр"да профессионаллар юк бит, шуңа күрә бөтен нервалар бетте", ди Рәхимуллин.

Бу чарада университетның Татар халык хоры бөтен иҗат төркемнәре арасыннан бердән-бер татарча җырлаган коллектив була. Алар "Сагыну" җырын башкара, әмма бу сайлап алу бәйгесендә җиңүгә ирешә алмыйлар.

Моңа кадәр сәнгатькә битарафрак булган "Татарстан Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте дә Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан хорлар бәйгесен үз кулына алды. "Җиңү җырлары" дип аталган бу фестиваль турында мәгълүмат хәрәкәт сәхифәсендә "Грантлар. Бәйгеләр" бүлегенә куелган.

Татарстанда быел сандугачлар да Җиңү хөрмәтенә сайрый

Җиңүне пропагандалауга профессиональ сәнгать төркемнәре, студентларның иҗат коллективлары гына түгел, ә балалар да җәлеп ителә. 20 апрельдә Казанның филармония залында "Сандугач сайрар илем" дип аталган XVIII балалар иҗаты фестиваленең гала концерты узды. "Татнефть" ширкәтенең "Рухият" вакыфы чарасы да Җиңүнең 70 еллыгын балалар күңеленә сеңдерү өчен оештырылган иде.

Республиканың нефть табылган көньяк-көнчыгыш районнарында яшәүчеләр генә катнашкан, рус теленә өстенлек бирелгән бу фестивальдә балалар сугышка багышланган биюләр дә биеде, шигырьләрдә сөйләде.

Русия "Җиңү" шаукымында. Бу шаукым шулкадәр кабартыла ки, белгечләр әлеге хәлне "җиңү – ​илнең гомумсәяси дине нигезенә әверелеп бара" дип бәяләде. Икътисад түбән тәгәрәгәндә, бәяләр үскәндә, халык тормышы начарлана барганда Польшадагы Gazeta Wyborcza басмасының Мәскәүдәге хәбәрчесе Вацлав Радзивинович "ил халкын туплау һәм башкаларны көч белән куркытуның идеологик нигезе итеп "Бөек ватан сугышын" кулланалар, бу изге сугыш итеп күрсәтелә, анда безнең якта гел яхшылык кына, каршы якта гел начарлык кына булды дигән фикер сеңдерелә, ди.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG